Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 10:49

„Безне язлар кавыштырды”, ди Югары Иванай авылында гомер итүче Шаймухаметовлар

Югары Иванай авылында 60 ел парлы гомер кичергән Каниямал Валикаевна белән Михаил Садыкович Шаймухаметовларның гаилә корып бергә яши башлавына 8нче мартта 60 ел тула.

Югары Иванай авылында 60 ел парлы гомер кичергән Каниямал Валикаевна белән Михаил Садыкович Шаймухаметовларның гаилә корып бергә яши башлавына 8нче мартта 60 ел тула.
Икесе дә 1936нчы елда, бер авылда туып, бергә уйнап үскән сугыш чоры балалары алар.
—1932—1936нчы елларда туган яшьләр авылда күп иде. Үсмер елларыбыз җәйләрен колхоз басуларында печән әйләндереп, печән җыеп үтте. Авылда алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Уфа шәһәренә эшкә чыгып киттем. Үги әти белән үткән бала чак, өскә кияргә кием-салымның чикле булуын уйлап юлга чыгарга уйладым. Киндер сугып өсне бөтәйткән әнигә дә ярдәм булыр дип тәвәккәлләп чит җирләргә юлландым, — дип искә ала яшьлек елларын Каниямал апа.
Ике ел Черниковкада, дүрт ел Свердловскида төрле эштә эшләп өс-башын яңартып, гаиләсенә матди ярдәм итеп авылына кайта кыз.
Михаил бу вакыт эчендә Курач авылына йөреп урта белем үзләштерә, Ялангачта бер ел математика фәненнән, бер ел Иванай мәктәбендә физик культура, хезмәт дәресләрен укыта һәм армия хезмәтенә чакырыла. Өч ел һәм өч айга сузыла егетнең авиация гаскәрләрендә үткән хәрби хезмәте.
1959нчы ел. Каниямал колхозда төрле эштә эшли. Киң күкрәкле, төз гәүдәле, калын кашлы, туры карашлы Михаил күп кызларның йөрәген яулый. Егет арадан Каниямалны сайлый. Матур гаилә барлыкка килә. Тормышларын тулыландырып дөньяга килгән беренче ике сабыйларын югалта Шаймухаметовлар. Сабырлык белән сынауларны җиңеп яшәргә тырышалар. Түземлек, бер-береңне аңлап яшәгәндә килгән сынаулар да җиңелә икән. Берсеннән-берсе сылу дүрт кызлары үсеп буй җиткерә. Шушы гомер эчендә авылда ике өр-яңа йорт җиткереп чыга, өч тапкыр мунча, абзар-кура яңарта алар. Каниямал апа әйтүенчә, Михаил Садыкович зур эшләрне башкарганда гына ярдәмгә кеше чакырган. Башка эшләрне гел үз куллары белән башкарган. Такта эшкәртү, ешу, юну, матурлау, йөзләү — яраткан шөгыльләре. Үзе белгән һөнәрләргә яшьләрне дә теләп төшендергән ул. Гомере буе Иванай урта мәктәбендә сызым, рәсем, физик культура, хезмәт дәресләреннән укыта. Хезмәт аның өчен һәрвакыт зур энергия чыганагы була.
Икенче өйләрен төзегәндә Шаймухаметовлар, гаилә бюджетын тулыландыру теләгеннән башка һөнәр дә үзләштерәләр. Михаил Садыкович үз куллары белән атна дәвамында тәрәзә рамы эшли. Шуннан үзенә махсус станок кора һәм озак еллар дәвамында шушы шөгыльне үз итә, күп кешеләргә заказ буенча тәрәзә рамнары өлгертеп бирә. Ә Каниямал апа мич салу серләренә төшенә. Дистә еллар дәвамында авылдашларын шушы һөнәре белән сөендереп яши. 1970нче еллар башында умарталар үрчетә башлыйлар һәм 40 ел буе умартачылык продукциясеннән алынган керем белән гаилә бюджетын тулыландыра Шаймухаметовлар. Михаил Садыковичның үз куллары белән булдырган мини-тракторын да хәтерли әле иванайлылар.
Каниямал озак еллар „Большевик” колхозының Иванай бригадасында төрле эшләр башкара. Соңгы унбер елда Көнтүгеш почта элемтә бүлекчәсенең Түбән һәм Югары Иванай авыллары хат ташучы булып эшләп хаклы ялга туктый.
—Без эшләгән елларда халык посылканы бик күп сала иде. Ел әйләнәсенә посылканы җигүле ат белән Көнтүгешкә алып барам, алып кайтам, аннары авыллар буйлап таратам. Гәзит-журналларны әйткән дә юк. Меңәр данә тараткан чаклар булды. Халык бик укый иде. „Здоровье”, „Работница” һәм башка журналларны күпләп алдыралар, партия басмаларын күпләп таратканым хәтердә, — ди Каниямал апа. — Иртән гәзитләрне өйгә алып кайтып бүләм. Үзем төшкелеккә аш пешерәм. Ничек өлгергәнмендер, әле аптырыйм. Яшьлек чәме белән өлгергәнмендер, күрәсең. Ә бит пенсия акчасы килгән көннәрдә аны тарату эше дә өстәлә...
Алыштыргысыз мөгаллим Михаил Садыкович 65 яшенә кадәр яраткан эшеннән аерылмый. Мәгариф отличнигы, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны ул. Бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә үзен.
Матур тормыш юлы үткән кешеләр Каниямал һәм Михаил Шаймухаметовлар. Авыл уртасында тирә-юньгә нур өстәп утырган җитеш дөньялары яшьләр көнләшерлек. Анда һәрвакыт чисталык, тәртип. Бакча тулы җимеш агачлары, куаклары. Җәйләрен ихаталары ямен арттырып үскән чәчәкләрне сөйләп торасы да түгел.
Җитмеш биш яшьләренә кадәр сыер малы асрап, бүгенге көндә сарык, тавыклар тотып үз көннәрен үзләре күреп яшәгән ветераннарга афәрин дими, ни дисең. Еллар үтү белән сәламәтлекләре генә какшаган. Явымлы һава шартларында ат чанасында өшүләр Каниямал апаның тубыкларына салкын тидергән һәм картлыгына сызланулар өстәгән. Михаил Садыкович күзләре начар күрүдән җәфалана. Зарланырга гадәтләнмәгән алар. Читтә үз бәхетләрен тапкан дүрт кызлары, кияүләре, 7 оныклары, ике оныкачлары чиратлашып кайтып йортларының котын арттырганда авыру-сырхаулар да онытыла. Алар күрсәткән ярдәмнән күңелләре белән яшәреп, яшәүгә көч алып калалар.
—Язмышымны Михаил белән бәйләгәнемә тамчы да үкенмим. Яз ае кавыштыргангадыр, гомеребез яз айлары кебек матур үтте. Сәламәтлектә үткәрергә язсын алдагы гомерләрне дә, — ди Каниямал апа.
Читтә яшәгән кыз-кияүләре, оныклары, туруннары да кадерле әти-әниләре, зур әти, зур әниләренә ихлас котлауларын җиткерә:
Кадерле әти, әни, зур әти, зур әни!
Гаилә бәйрәмегез, матур юбилеегыз уңаеннан кайнар котлаулар кабул итегез!
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.
Гомерегез буе тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур өлге, оныклары өчен үрнәк. Кадерлеләребезнең изге теләкләреннән калдырмый, безгә терәк булып яшәүләренә без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын дигән теләктәбез. Чиксез рәхмәтләр әйтеп алларында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге теләкләрен ишетеп, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!
Кызларыгыз Люся, Лира, Зоя, Валентина, кияүләрегез Алексейлар, оныкларыгыз Александр, Максим, Дарина, Мария, Юлиан, Арина, Лия, туруннарыгыз Ксюша, Полина.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: