Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 11:47

Балтач ханымнарын матур кичәдә хөрмәтләгәннәр

Балтач район үзәкләштерелгән китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Язлар матур хатын-кыз белән” дип аталган кичә узган.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Балтач район үзәкләштерелгән китапханәсендә Язлар матур хатын-кыз белән” дип аталган кичә узган.


Урамда яз сулышы аның саен ныграк сизелә. Яз битләребезгә дә, күңелләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Балтач район үзәкләштерелгән язның беренче бәйрәмен матур кичә белән каршылады. Биредә китапханынәнең иң актив абонентлары катнашында “Язлар матур хатын-кыз белән” дип аталган кичә оештырганнар.
Бәйрәм хуҗаларына район Хакимияте мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, район хатын-кызлар Советы рәисе Лилия Хөсәенова, урындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Камилә Халикова, шулай ук Җәмгыя Хәмәтова тәбрикләү сүзләрен җиткергән.

Кичә барышында илаһи затлар чәчәкләр үстерү серләре , кул эшләренә очсталыклары белән мастер-классларда уртаклашкан. Район Халык театтры һәвәскәрләре Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” драмасыннан өзек күрсәткән. Моннан тыш бихисап чыгышлар кичәне музыкаль яктан бизәгән.
Кичәдә катнашкан илаһи затларның барысын да китаханәчеләрнең үз куллары белән тегелгән калфаклар бүләк иткәннәр.
Язлар моннан соң да илаһи затларга бәхет-шатлыклар гына бүләк итсен!
Читайте нас: