Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 16:05

Иштирәк авылы халкына су белән тәэмин итү башнясы кирәк

Югары Янактай авыл биләмәсенең Иштирәк авылында яшәүче халык 2019 елда Урындагы башлангычларны яклау проектында катнашырга теләк белдерде.

Югары Янактай авыл биләмәсенең Иштирәк авылында яшәүче халык 2019 елда Урындагы башлангычларны яклау проектында катнашырга теләк белдерде.
8 ноябрь көнне шушы мәсьәлә буенча авылда җыен үтте. Анда иштирәклеләр актив катнашты.
Җыен барышында халыкны борчыган төрле мәсьәләләр каралды, фикер алышу оештырылды. Барын да уртага салып сөйләшкәннән соң Иштирәк авылы халкын эчәр су белән тәэмин итү өчен башня алу һәм урнаштыру мәсьәләсен беренче чиратта хәл итү дөрес булачак дип килешенде. Җыенда катнашучылар шушы эшне тормышка ашыруны бертавыштан хуплады. Һәм аны үтәүгә җаваплы инициатив төркем сайланды.
Алдагы планнарда авыл зиратларын рәшәткәләп алу, урамнарны хәвеф тудырган корыган агач кәүсәләреннән арындыру кебек хәл итәсе эшләр бар әле.
Халык мондый программаларның кирәклеген аңлый һәм аларны тормышка ашыруга битараф түгел.
Рәшит МУСИН, Югары Янактай авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: