Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 11:25

Иске Балтач авылында яшәүче хезмәт ветераны Радиф Садрисламовка — 80 яшь

Галимә һәм Радиф Садрисламовларның йортына җәй уртасында барып керсәң, матурлыкка сокланып бетә алмассың. Чәчәкләр дөньясында яшәүче бу гаилә вәкилләре зур тормыш һәм хезмәт юлы үткән шәхесләр.

Галимә һәм Радиф Садрисламовларның йортына җәй уртасында барып керсәң, матурлыкка сокланып бетә алмассың. Чәчәкләр дөньясында яшәүче бу гаилә вәкилләре зур тормыш һәм хезмәт юлы үткән шәхесләр.
Радиф Сәетгале улы Ягафаровка авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы Радиф абыйны ятим калдырган. Фин сугышыннан кайткан Саетгале Садрислам улы, яңадан яу кырына китеп ятып калган. Ятимлек тормышта тоташ авырлыклар алып килә. Мәктәптә укыганда ук үзен тормыш кимсеткәнен тоя. Әтилеләр мәктәптә бушка укыйлар. Аскын районының Базанчат авылында җидееллык мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамласа да, урта мәктәпкә юл бикле була. Әнисе Фәйзия апа Тушкыр авылы кешесе Фәтхелислам Насибулла улына тормышка чыга. Радиф колхозда эшли башлый. Тырышлык һәм түземлек, максатына ирешү сыйфаты аңарда нәкъ шул елларда тәрбияләнә. Булдыклылык, кайда да бәһалана. Башта Аскында тракторчылар курсы тәмамлый, авылга кайтып җиң сызганып эшли башлый. Үрнәкле хезмәтен күреп алалар егетнең, Бөре шәһәрендә тракторчылар бригадирлары әзерләү курсларын тәмамлый. Монда да Радиф үзенең сәләтле, яхшы хәтерле, үткер сүзле икәнен күрсәтә. Бу курсларны тик яхшы билгеләргә тәмамлый.
Садрисламовның архивын барлыйм. Бу документлар кадерләп сакланган, балаларга, оныкларга әманәт булыр дип җыеп барылган. Менә бер мисал: Борай һәм Балтач районнары кушылгач, ике район тракторчылары арасында туңга сөрү буенча ярышта тракторчы Садрисламов беренче урынны яулый, аны кул сәгате белән бүләклиләр. Бераздан яңа гына ачылган 11 санлы урта һөнәрчелек училищесына эшкә урнаша. Радифка Коммунистлар партиясе сафларына керергә нәкъ шушы коллективның коммунистлары рекомендация бирәләр. Ихтирам итәләр аны. Аның профессиональ дәрәҗәсе, абруе шушы уку йорты белән бергә ныгый. Ул актив коммунист, башлангыч партия оешмасы коллективын җитәкләп баручы үзәк көч булырга тиешлеген аңлый. Җыелышларда эшлекле тәкъдимнәр кертә, тәнкыйтъ фикерләрен дә коллегаларына иптәшләрчә җиткерә. Инде олыгайган көннәрендә дә Балтач училищесында эшләгән елларны сагынып искә ала. ”Эшчән, булдыклы егетләр белән эшләдем. Алар районыбыз игътисады ныгысын өчен эшләделәр, көчле кадрлар әзерләделәр. Инде күпләре бакыйлыкка күчсәләр дә, аларны яхшы яктан гына искә алам. Кешеләр икенче, заман икенче, теләк – омтылышларыбыз бер юнәлештә иде,”— дип искә ала Радиф Сәетгале улы училищеда эшләгән елларын. Аннан Радифны КПССның Балтач райкомына, оештыру бүлегенә инструктор итеп алалар.
Ә Галимә Габдельян кызы белән язмышларын Тушкыр авылында ук бәйлиләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Галимә апа дус кызларына ияреп, өс-башын яңартып Целиноград якларында эшләп кайта. Яшь кенә балаларның тәвәккәллегенә исең китәр. Үзе кебек уңган, булдыклы, үзаллы, егәрле, чибәр кызны Радиф кулыннан ычкындырмый. Иске Балтач авылына килеп төпләнәләр, инде гомерлеккә. Ике ятим яшьтән үк эшкә җигелергә өйрәнгәннәр, кайда да югалып калмаслар. “Урал” колхозы вакытлыча хисапчысыз кала. Галимә район кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнаша. Читтән торып Уфа кооператив техникумын тәмамлый. Әйтүе генә җиңел, бу вакытта ул ике сабыйның әнисе, ир хатыны, эшендә дә макталып барган хезмәткәр була. Гаиләнең иминлегендә, ирнең абруйлы хезмәтендә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез. Әниләр һәрвакыт ил тоткасы булдылар дисәм һич арттыру булмас. 33 ел эшләде Галимә Габдельян кызы кулланучылар җәмгыятенең үзәк бухгалтериясендә. Гомум хезмәт стажы 40 ел аның. Бер урында озак еллар үзгәреп торган состав белән эшли алу – үзе бер сәнгать, иптәшләрең белән килешеп эшләү мисалы. Галимә апа эшсөяр хезмәткәр. Җитәкчеләр алышынып торды, ул үз эшен һөнәри осталык белән башкарып килде. Русия Федерациясе кооперациясеннең Почётлы билгесе һәм “ Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде.
Гомумән, белемгә омтылу бу гаиләдә иң кирәк шөгыль дип саналган. Радиф абый башта Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлый. Гомере буе укыды дисәң дөресрәк булыр. Югары партия мәктәбендә нигезле белем ала. Кайда гына укыса да, яхшы билгеләр белән бәһаланган аның тырышлыгы. Инде килеп олыгайган көннәрендә өч ел ярым укып имам-хатиб, ислам Һһәм гарәп теле нигезләре укытучысы һөнәрләренә ия булды. Укырга беркайчан да соң түгел. Үзенең белемен кайда да файдалы кулланды.Төрле җитәкче урыннарда эшләде Садрисламов. Зирәк, телгә үткер, халыкның күңеленә үтеп керә белә. Илке-салкы эшләмәс, аның кырындагылар да уңган, булдыклы кешеләр. 46 ел хезмәт юлында ул кешеләрне танырга, тыңларга Һһәм аларның сорауларын ишетергә өйрәнә. Гади халык арасында үзе тәрбия күреп үскән, гадилек һәм гаделлек, ачык йөзлелек аның иң күркәм сыйфаты. Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия. Фәйзия апа исән булса ничек куаныр иде.
Радиф абыйның хезмәт юлын кыскача гына карап үтик. Райкомнан соң, ул авыл хуҗалыгы эшчеләре һәм хәзерләү оешмалары профсоюзы райкомы рәисе. Бу эш күп тармаклы. Иң мөһиме балаларның җәйге ялын оештыру. Бу мәсьәлә КПСС райкомының, мәгариф бүлеге, район комсомол комитетының игътибар үзәгендә булды. Башта җәйге ял күз буяу өчен аерым мәктәпләрдә үткәрелә иде. Мондый махсуслаштырылмаган урыннарда ял оештыру ташка үлчәрлек инде. Райондагы “Алтын башак” комплексы бөтен таләпләргә җавап биререк итеп Радиф Сәетгале улы инициативасы белән төзелә башлый. 4 яшәү корпусы, ашханә, клуб, медпункт бинасы төзелә. Яндагы елганы буып, тирәнәйтеп су коену бассейны ачалар. Финанслау республика бюджетыннан юллана. Җиңел Һһәм шома әйтелә. Уфа — Балтач арасын ничә тапкыр узгандыр Садрисламов, анысын Ходай гына белә. Төзелеш эшләрен “Сигнал” колхозы башкара. Шушы зур комплексны төзү бер сезонда башкарыла. Планлаштыру буенча, монда кышкы сезонда алдынгы механизаторларны һәм сыер савучыларны укыту, белемнәрен камилләштерү күз уңында тотыла. Ләкин бу инициатива артабан яклау тапмый. Балаларның җәйге ялын оештыру буенча барган республика ярышында Радиф Сәетгале улы җитәкләгән тармак икенче урынны яулый. Хезмәт нәтиҗәләре өчен Радиф Сәетгале улы Садрисламов “Аермалы хезмәт өчен” медаленә лаек була.
Героем үзенең хәтергә уелып калган, сагынып сөйли торган еллары итеп һөнәрчелек училищесында директор булып эшләгән елларын атый... Монда көчле практиклар, хезмәт сөюче халык белән кулга-кул тотынышып эшли ул. Төзелештә күренекле адымнар нәкъ шул елларда башкарыла: курсантлар өчен гомум торак бинасы, автогараж, җиңел машиналар өчен гараж, остахнә, трактродром һәм автодром, тир булдырыла. Җитәкче кешенең бурычы — эшеңне яхшы итеп, җиренә җиткереп башкару. Радиф Сәетгале улы гел халык белән киңәшләшеп, аңлашып эшли белде. 1979нчы елда аны яңадан партия эшенә кайтаралар, чөнки бу вакытка Югары партия мәктәбен тәмамлаган, ышанычлы Һһәм сыналган кадрлар исемлегендә була. Ул Балтач ремонт-техник оешмасының башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Анда да озак тотмыйлар, “Райсельхозтехника” берләшмәсеннән яңа оешма аерылып чыга – районның “Сельхозхимия» берләшмәсе бик кирәкле, заман таләбенә җавап бирерлек итеп төзелә. Берләшмә өчен җиде гектар җир мәйданы бүленә, ул киртәләп алына, 40 берәмлек автомашинага исәпләнгән гараж, котельный, үткәрү пункты, кыска срокларда эшчеләр өчен ике фатирлы ике йорт, бер аерым квартира төзелә. Үзәк контора һәм гомум тораклар төзергә документлар әзерләнә, җир бүленә. Зур күләмдә төзелеш материаллары, силикат кирпеч, төзелеш плитәләре кайтартыла. Шушы куәтле берләшмәгә җитәкчелек итә героем. Басуларга органик һәм минераль ашламалар чыгару, басуларның уңдырышлылыгын арттыру көн тәртибендә була. Балтач “Сельхозхимия”се беренче еллар нәтиҗәләре белән Русия буенча беренче урынга чыга, Күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Авыл хуҗалыгының хәлиткеч оешмаларында эшләгән өчен Радиф Сәет улы “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале, 1973 елдан башлап 1980нче елга кадәрҺһәр елны “Социалистик хезмәт җиңүчесе” билгеләре, “В. И. Ленинның тууы уңаеннан юбилей медале“, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән. Р. С. Садрисламовның тормышы мөһим борылышларга бай булды. Зур тәҗрибә туплап, үзенә ошамаган күп нәрсәләрне үзгәртә алды. Лаеклы ялга китәр алдыннан район Хакимиятендә эшләр белән идарә итүче булып эшләде. Республика җитәкчелеге бу тармакның тәвәккәл һәм дөрес алып барылуын билгеләде. Радиф Сәетгале улы тормыш иптәше Галимә апа белән өч кызга гомер бирделәр. Кызлы йорт — бәхетле йорт, ди олылар. 55 ел бергә тормыш юлыннан атлап, алар ахирәтләр, фикердәшләр булып калдылар. Бүген алар матур картлык көннәрен кичерәләр. 7 оныклары белән бәхетле һәм шатлыклы көннәренә килеп җиттеләр. Энекәшләре Башкортстанның атказанган артисты Рифкат Габдельянов ”Баламның баласы, күземнең карасы,” дип җырлый бит...
80нең бусагасына менеп басты Ягафаровка авылы егете. Әле бүген дә көч-энергиясе ташып тора. Сикәлтәле, сынаулы тормыш юлын үткән Радиф абыйның матур, күркәм көннәре алда әле!
Ханис ХАҖИМОВ.
Читайте нас: