Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 18:12

Балтачлылар өчен 2018 ел уңышлы булды

Район Хакимияте бинасының утырышлар залында район Советының чираттагы 40нчы утырышы үтте. Аның көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылды һәм каралды.

Район Хакимияте бинасының утырышлар залында район Советының чираттагы 40нчы утырышы үтте. Аның көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылды һәм каралды.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев „2018 елдагы үзенең һәм район Хакимияте эшчәнлегенә отчёт” доклады белән чыкты.
Китерелгән саннардан күренүенчә, район бюджетының соңгы өч елда тупланма өлеше 506, 675 (2017 ел) һәм 2018 елда 754 миллион сумга тиңләшкән. Районда уртача айлык хезмәт хакы 26 981 сум тәшкил иткән.
Ел дәвамында район Хакимиятенә 8095 документ кергән. Шулар арасыннан 1008е — гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр.
—Һәр мөрәҗәгать игътибарга алынды, җаваплар бирелде, күчмә кабул итүләр барышында канәгатьләндерелде, социаль челтәрләрдә халык күп сорауларга җавап алды. Без халык белән ачык диалог алып барырга әзер, — диде Илгиз Әхвәс улы.
Күңелсез саннар да, кызганычка каршы, юк түгел. Юл-транспорт һәлакәтләре 4 кешенең гомерен өзгән, 12 янгын очрагы теркәлгән.
Районда төпләнгән яшь гаиләләргә зур игътибар бүленә. 2018 елда гына 24 гаилә 21 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме алган. Иске Балтач авылында яшәгән Хәйдаршиннар гаиләсенә генә, мәсәлән, торак шартларын яхшыртуга 5 миллион сумга якын субсидия бирелгән. Ел эчендә 549 кеше эш урыны сорап район Хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, шулар арасыннан 500е эшкә урнаштырылган.
Урамнарны яктырту буенча ел дәвамында күп эшләнгән. 225 яктырту ноктасы урнаштырылган. Әлеге вакытта санлы телевидениегә күчү дәвам итә.
Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә зур алга китеш күзәтелде. Алар турында ел дәвамында урындагы матбугатта киң яктыртылды.
Зур эшләр башкарылуы алга тагын да зур бурычлар билгеләргә этәргеч бирә. 2019 елда Уразай авылында фельдшер-акушер пункты төзеләчәк, Усман, Түбән Иванай авылларында шундый ук ФАПлар проектланачак. Иске Балтач авылында стадион проектланачак, күп фатирлы дүрт йорт тирәсе төзекләндереләчәк, Йөгерек Танып елгасындагы гидротехник корылма капиталь ремонтланачак, Көнтүгеш авылына кадәр автомобиль юлы проектланачак.
Утырыш эшендә чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов катнашты.
—Күп эшләр эшләнгән, алда тагын да зур бурычлар тора, — диде Шамил Госман улы. —Ил башлыгы Владимир Путин яңа бурычлар билгеләде. Бу милли проектларны тормышка ашыруга кагыла. Проблемалы өлешләргә тукталып, яшьләрнең читкә күченеп китүен билгеләр идем. Ә бит авылларны сакларга кирәк. Алар үткәннәрне саклаучы. Халык реаль нәтиҗәләр көтә.
Утырышта республика „Ачык республика” системасын информатизацияләү һәм аның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Расул Таипов катнаты һәм чыгыш ясады. Бүген республикада „инвест сәгать”, „сәламәтлек сәгатьләре” үтүгә тукталып, бу чараларны муниципаль дәрәҗәдә дә кузгатырга, кирәклеген билгеләде.
Утырыш барышында район Советы депутатлары район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның докладын исәпкә алу һәм район Хакимияте сайтына урнаштыру турында карар кабул итте.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: