Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 16:48

Балтач сайлаучыларын Шамил Шәрипов кабул итте

Чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов район Хакимиятендә район авылларында яшәүче сайлаучыларны кабул итте.

Кабул итү барышында Шамил Госман улына Иске Балтач, Тозлыбин, Тутагач, Югары Янактай авылларыннан килгән алты балтачлы мөрәҗәгать итте. Төрле яшьтәге сайлаучылар Корылтай депутатыннан Иске Балтач авылындагы авария хәлендәге күп фатирлы йортта яшәүчеләр исеменнән бу йортта көн итүчеләрне күчерү мәсьәләсен программага кертүне, „Төньяк” микрорайонга суүткәргеч челтәре төзү, Тозлыбин авылын табигый газ белән тәэмин итү өчен проектлауны республика программасына кертүне, Тутагач авылы мәчетен төзеп бетерүдә ярдәм күрсәтүне, хоккей командалары өчен спорт киемнәре һәм кардан чистарту техникасы алуда ярдәм сорадылар. Югары Янактай авылында яшәүчеләр Югары һәм Түбән Янактай авылларын газ белән тәэмин итү челтәрен төзү мәсьәләсен күтәрделәр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: