Балтач таңнары
-3 °С
Кар
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2019, 12:13
Балтачта Яшь сайлаучы көне үтте
Кичә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында булачак сайлаучылар белән очрашу үтте.
Агымдагы елның сентябрь аенда Башкортстан Республикасы башлыгын сайлаячакбыз.
Бүген мәктәптә белем алучыларга кайчан да булса беренче тапкыр сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Әлбәттә, бер тапкыр да сайлауда катнашмаган яшь кеше югалып калырга, бу очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Шуңа да соңгы елларда урыннарда территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан Яшь сайлаучы көннәре үткәрелә башлады. Әлеге акция кысаларында 18 февраль көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында яшь сайлаучылар белән очрашу үтте.
«Синең сайлау—барлык ил сайлавы” дип аталган очрашуда Иске Балтачның беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләре катнашкан. Чара команда конкурсы сыйфатында узган. Анда булачак сайлаучылар хокук культурасы өлкәсендә никадәр эрудицияле булуларын күрсәткәннәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе командасы алга чыккан. Ростислав Ахмадишин, Кристина Биктубаева, Радмир Марданов махсус призларга ия булганнар.
Очрашу барышында “Яшь саулаучы әлифбасы” күргәмәсе презентацияләнгән. Шулай ук Яшь сайлаучы көнендә катнашкан барлык кызларга-егетләргә флайерлар тапшырылган.
Чыганак.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?