Сәйтәк авылында гомер итүче Венера hәм Рәиф Гаяновларның гаилә корып гомер кичерүләренә узган елның көзендә 60 ел тулган.
Шул дәвердәге барлык кешеләр сыман, булмышлары тырыш хезмәттә үткән. Ике балага гомер бүләк итеп, аларны аякка бастырып, олы тормыш юлына озаткан сабыр парларның берсе алар.
Кыз бала туган йортта кунак кына, диюләре хак. Тәтешле районы Югары Сикияз авылында дөньяга килгән Венера Зыятдин кызы җиде сыйныфтан соң, туган авылы белән хушлаша. Туган җирләре белән бергә балачагы да артта кала. Сугыш чоры баласының балачагы бәхетле була алмый дисәк тә ул кеше гомеренең иң ваемсыз, рәхәт чагы инде ул. 1954нче елда Бөре медицина училищесына укырга юллана. Укырга киеп барырга өс киеме юнәйтүләре үзе бер тарих. „Ике чиләккә йомыркалар төяп, көянтәләп әни белән Куядыга юлландык. Ашлык төягән йөк машинасының арбасына менеп утырдык. Йомыркалар ватылмасын өчен хавалануыбызны күрсәгез. Чөнки әниебез ятим килеш безне үстерде. Әтиебез вафат булганда миңа 2 яшь булган, энем 40 көнлек кенә. Апаларым бар. Йомыркаларны сатып бумазый тукыма сатып алдык. Әнием тукымадан чалбар, куртка тектерде. Киез итеккә төп салып бирде. Шул киемнәрне киеп өч ел укыдым”,— ди Венера апа.
Ћөнәр үзләштергәч бер төркемдә укыган 3 кызны юллама буенча Сәйтәк больницасына җибәрәләр. Ул вакытта 50 койкалы дәвалау учреждениесе була. Тулак торактан урын бирелә, бер булмәдә12 кыз яшиләр. Билгеле врачлар белән дан тота Сәйтәк больницасы ул чакларда. Баш табиб Томас Нугаев, врачлар Фәния hәм Заhит Гатиннар, Кави Вәлиевлар. Катлаулы операцияләр биредә ясыйлар. Инфекцион авыруларны да биредә дәвалыйлар. Венера Зыятдин кызы 9 ел балалар тудыру бүлегендә акушерка булып эшли. Бер дежурство вакытында 4-5 хатын бәби таба иде, дип үткәннәрен искә ала.
Үзенә тиң ярын, гаилә бәхетен дә яшь кыз Сәйтәктә таба. 1957нче елның ямьле җәй аенда больница күтәрмәсенә чыкса, комбинезон кигән бер егет басып тора. Электән таныш кеше сыман ул яшь кызга сүз куша. „Кунак кызы килгән дигәннәр иде, танышып китим әле”,— дип сүзен башлый егет. Шулай итеп Рәиф Мөхсин улы hәм Тәтешле кызы танышалар. Бер ел үтүгә, 1958 нче елның 14 сентябрендә яшь пар никах укыта.
Тормыш иптәше Рәиф Гаяновны да дөнья иркәләмәгән. Сугыш башланганда 11 яшь лек малай Сабантуй мәйданында була, ул чакларны еш исенә төшерә ул. Сталин золымына дучар булган бабасы, накахка рәнҗетелүләрне күңеле кабул итми. Әнисе белән генә дөнья көткән егеткә ике абыйсы ярдәмләшә. Венера шушы йортка килен булып төшкән вакытта өйләре иске була. Иске өй янәшәсендә генә яңа өйнең бурасы хәстәрләнгән. Иртә яздан күмәкләшеп бураны күтәрә башлыйлар, ике абыйсы да ярдәмгә килә. Нигез өчен таш эзләүләр, таба алмагач имән баганалар утырту үзе бер тарих, дип билгели Венера апа. Рәиф кече яшьтән эшкә өйрәнеп, уңган булып үсә. Аяк киемнәре тегә. Оста итекчене кайда да үз итәләр. Җиденче сыйныфтан соң егет Бөре педагогия училищесына укырга керә. Имгәнүе нәтиҗәсендә, укуын ташларга мәҗбүр була. Арытабан Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында укып hөнәр үзләштерә, „Правда” колхозында өлкән инженер булып хезмәт юлын башлый. Ул дәверләрдә запас частьләр юллап кайларга гына бармый. „Улым туганда да иптәшем комбайн алырга дип Ростовка киткән иде. Балалар тудыру бүлегеннән туганыбыз барып алды”,— ди Венера апа.
Механик итеп куйгач та колхоз хәстәре белән йөри. Ул вакытларда алар Куйбышев колхозы белән ярышып эшли. Рәиф Мөхсин улы бар булмышын салып, колхозда эшли.
Венера Зыятдин кызын балалар табу бүлегеннән патронаж шәфкать туташы итеп куялар. Авылда педиатр булмау сәбәпле, аңа балалар белән эшләүне йөклиләр. Балалар табибы җаваплы эш. Барлык сораулары белән ул үзәк район дәваханәсендә педиатр булып эшләгән Лиза Сөләймановага мөрәҗәгать итә. „Эшкә дә ул мине өйрәтте. Барлык сорауларымны дәфтәргә язып, аның янына бара идем, барысын да җентекләп аңлата иде”, — ди Венера Гаянова. Гаяновлар эштә дә өлгерләр, гаиләсендә дә тырыш булалар. Гаилә башлыгы бар эшкә дә оста була, барысын да үзе булдыра, хәстәрли. Балалар үстерү өчен күпләп мал карый, бал кортлары тоталар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Илүсә, уллары Рафаэль якты дөньяга килә.
Дөнья мәшәкатьләре арасында клубта пьесалар куйган чаклар яшьлекнең иң матур истәлеге буларак Венера апаның күңел түрендә сакланган. „Абыегыз мондый чараларга үзе катышмаса да, миңа каршы булмады. Туйларда хромкасын уйната иде. Күпләп гәзит-журналлар алдырдык, китаплар укырга яраттык” , — ди ул.
Венера Зыятдин кызы 35 ел кайнасе белән бергә яши. Бергә яшәүләренә ярты гасырдан артык гомер үткән. „Мин үз эшемә, ул үз эшен яратып эшләде. Рәиф кешегә авыр сүз әйтә торганнардан түгел. Кешегә ышанды. Ярдәмчел булды. Эшкә оста булды. Дөнья булгач, кызым, төрле хәлләр була. Ямьсезләшеп, кеше көлдереп йөрмәдек. Кеше арасында абруебыз булды. Әле дә мин дәвалаган балаларның мине танып, килеп эндәшүләренә чиксез шатланам, — ди Венера апа.
Кызлары Илүсә Агыйдел шәhәрендә табиб булып эшли. Әтиәнисенең сәламәтлеген hәрчак хәстәрләп яши. Уллары водитель hөнәрен үзләштергән. Гаяновларның 3 оныгы, 2 оныкачы бар. Голландиядә яшәгән оныгының открыткаларын, хатларын да горурлык хисе белән күрсәтте алар. Юклык чорын күреп үскәнгәдер, барысына да шөкер итә беләләр.Олыгайган көннәрендә бер-берсенә терәк, ышаныч алар.