Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 12:58

Бүген Балтач районының элекке җитәкчесе Айрат Мәгъзүмовның вафатына — 13 ел...

2006нчы елның 18нче февраль көне районыбыз ельязмасына кара бит өстәде. Бу көнне 1996—2006нчы елларда туган районына җитәкчелек иткән Айрат Муллый улы Мәгъзүмовның гомере авиаһәлакәттә аянычлы өзелде.

2006нчы елның 18нче февраль көне районыбыз ельязмасына кара бит өстәде.

Бу көнне 1996—2006нчы елларда туган районына җитәкчелек иткән Айрат Муллый улы Мәгъзүмовның гомере авиаһәлакәттә аянычлы өзелде.
Кыска гомере эчендә зур эшләр башкарырга өлгергән җитәкчене райондашлары онытмый. Ул җитәкчелек иткән елларда булдырылган объектлар бүген дә халыкка хезмәт итә. Айрат Муллый улын хөрмәт иткән һәр балтачлы күңелендә аның турында якты истәлекләр саклый...


Исегезгә төшерәбез, 2006 елның 18 февраль көнендә, Көнтүгеш авылыннан бер километр төньякта "Robinsone" вертолёты һәлакәтендә Айрат Мәгъзүмовның гомере өзелде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
(Фотолар редакция архивыннан).



Читайте нас: