Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2019, 10:54

Әфган сугышын үткән Балтач ир-егетләре

Нәкъ утыз ел элек бүгенге көнне соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген үтеп туган иленә аяк басты.

Нәкъ утыз ел элек бүгенге көнне соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген үтеп туган иленә аяк басты.
Балтач районыннан якынча 86 кеше хәрби хезмәтен Әфган җирендә үтте. Кызганычка каршы, районыбыз тарихына Әфган афәте канлы еллар өстәде, алты райондашыбыз бу мәгънәсез сугышта батырларча башын салды. Алар: Иске Балтач авылыннан капитан Дамис Әхмәтов, Түбән Сикияздан чакырылган райондашыбыз капитан Рамил Хаков, Уразайдан рядовой Фиданис Галимов, Текәннән рядовой Салават Насрытдинов, Түбән Иванайдан рядовой Альберт Сафиев, Көнтүгештән рядовой Фидус Шәртдинов. 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам иткән кан коешта Кораллы Көчләрнең чик гаскәрләре һәм эчке гаскәрләр 15 051 кешесен югалта (287се хәбәрсез югала)... Яраланган, контузия, имгәнүләр алганнар — 53 753, төрле дәрәҗәдәге авыруларга дучар булганнар 415 932 кеше. Яралар, имгәнүләр, авыр чирләр белән хәрби хезмәттән киткән 11 294 кешенең 10 751е инвалид булып кала. 417 хәрби хезмәткәр әсирлеккә төшә, шуларның 130ы соңрак азат ителә, 300гә якыны кайта алмый...
1993 елда Әфганстан ветераннарының Балтачта район советы оеша. Аңа яугир-интернационалист Рәфис Закиров җитәкчеклек итә. Әлеге вакытта Балтач районында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 43 ветеран яши. Алар районның җәмәгать тормышында актив катнашалар, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешләрен кертәләр, килеп туган проблемаларны уртага салып хәл итү юлларын эзлиләр.
***

Магашлы Алмантай авылында туып-үскән, шунда төпләнеп гомер иткән Радик Апкалиев 1986 елның октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Учебкага Төркмәнстанның Иолотань шәһәренә эләгә.

—Сезне арытабан хәрби хезмәтне Әфганстан җирендә үтәргә әзерлибез, диделәр. Өч айдан тау үзәгенә алып киттеләр. Мин пулемётчылар ротасына эләктем. Безне ату коралының барлык төрләреннән атарга өйрәттеләр. 1987 елның 10нчы мае көнне ИЛ-76 самолёты Әфган җиренә алып төште... — дип хәтерли Радик Александрович еракта калган ул елларны.
Алларында — Шинданд шәһәре. Кемдер десант гаскәрләренә җибәрелә, райондашыбыз хәрби аэродромны саклауга билгеләнгән аерым батальонда Шинданд шәһәрендә кала. Аларга аэродромга бандит формированиеләрен үткәрмәү бурычы куела. Бер ел һәм сигез айга сузыла Радик Александровичның Әфганстан җирендә үткән хәрби хезмәте. Утлы сугыш, күз ачкысыз ком бураны, авыр яраланган яугир дусларны госпитальгә озатулар...
—Әфган җиле, әле генә шаярышып йөргән яугир дусларны күз алдында югалтулар һаман истә, — ди ир уртасы яшен үткән яугир-интернационалист.
Мәрхәмәтсез үлем тырнагыннан үтеп кайткан Радик Апкалиевның күкрәген „Яугир-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан”, Русия Әфганстан ветераннары Союзының „Хезмәт өчен”, юбилей медальләре бизи.
***
Бала чагы Яңа Тушкыр авылында үткән Ренат Шакиров 15 яшеннән хәрби хезмәткә чакырылганчы Штәнде авылында яши. 1980нче елда хәрби хезмәткә алына. Төкрмәнстанның Ашхабад шәһәрендә ярты ел учебкада хәрби чыныгу ала. 1981 елның 10нчы май көне әлегедәй хәтерендә аның. Бу көнне Әфганстан җиренә аяк баса. Төньяк шәһәрчектә автомобиль батальонында хезмәт итә. Куәтле „Урал” автомобиле базасындагы ягулык-майлау материаллары ташуга махсуслашкан техниканы хезмәтләндерә.
—Үзебезгә билгеләнгән нокталарга бензин, солярка ягулыгы ташыйбыз. Дошман утка тота. Без юлда, туктарга ярамый. Приказ бирелгән, без үтәргә тиеш. Кургаш яңгыры астында машинаның тәгәрмәчләрен тишеп зарарсызландырган очракта „Урал”ны калдырып китәргә туры килде. Андый очракта техниканы калдырырга рөхсәт ителә, — чәчләре чаларган яугир-интернационалист истәлекләрен яңартканда, алар башыннан үткән вакыйгалар кино кадрлары сыман күз алдымнан үтте.
Тау-таш арасыннан ком бураны астында, пулялар уңга-сулга очканда совет сугышчысы юлын дәвам итә, хәрби приказны үти. Алдан юлны тикшереп сапёрлар бара. 70-80 машина колонна белән үтә. Таҗикстан белән Әфганстан арасыннан аккан зур елгага ягулык төягән баржа килә. Шуннан ягулыкны ала һәм кирәкле урынга илтеп җиткерә совет гаскәрләре сугышчылары.
Ике ел һәм ике ай дәвам иткән Әфган җирендә үткән хезмәтеннән кайтканнан соң 21ел Якутиядә яши Ренат Ямил улы. Пассажирлар йөртә торган маршрут автобусын хезмәтләндерә. Тормыш иптәше Линария Галәветдин кызы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Аларга тиешле белем, тәрбия биреп үзаллы тормыш юлыннан атлатканнар. Уфа шәһәрендә төпләнеп яшәгән улларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. Өлкән уллары өйләнгән. Кыз һәм ул — ике онык бүләк иткәннәр.
Бүгенге көндә Иске Балтач авылында яши героем.
Райондашыбыз „Әфган сугышы ветераны” ордены белән бүләкләнгән, СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, „СССР Кораллы Көчләренә 70 ел”, „Яугир-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан”, Русия Әфганстан ветераннары Союзының „Хезмәт өчен”, юбилей медальләре, ВЛКСМ Үзәк Комитетының „Унберенче бишьеллыкның яшь гвардиячесе” билгесе яугир-интернационалистның шәхси архивын тулыландырган истәлекләр.
—Хәрби хезмәттән кайткан елларда утлы сугыш төшләргә керә иде. Еллар узу белән үтте. Без күргән мәхшәрне килер буыннарга кичерергә язмасын дип телим! — ди Ренат Ямил улы.
Күп язмышларны сындырган мәрхәмәтсез Әфган сугышы каһарманнары — интернациональ бурычларын намус белән үтәгән, туган ил абруен яклап сугышкан якташларыбызга хөрмәт белән карый, һәлак булганнарын искә алып яши балтачлылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: