Ел башыннан безнең районда каты коммуналь калдыкларын җыю белән Бүртөйле шәһәренең “Дүртөйлемелиоводстврой” җәмгыяте шөгыльләнә. Алар, килешүгә ярашлы, хезмәтне районның барлык авылларында да башкарачак.
“Чүп реформасында” 2019 ел күчү чоры булып исәпләнә. Балтачлылар калдыкларны урнаштыруның яңа системасындагы тәүге чирканчыкны алды. Хәзер калдыкларны полигонга түгел, ә авыл эчендәге, әлегә вакытлыча билгеләнгән урыннарда куелган махсус савытларга илтеп ташлыйбыз.
Бер ай үтте. Ә халыкта, шулай ук юридик берәмлекләрдә бу мәсьәләгә карата сораулар күп. Борчыган сорауларны хәл итү максатыннан бүген район үзәге оешма, предприятиеләре, учреңдениеләре җитәкчеләре, җирле хакимият башлыклары төбәк операторы җитәкчесе Евгений Юдинцев һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән очрашты.
— Мәсьәләләр күп. Контейнер мәйданчыклары булдырасы бар. Алар тирәсендә юл да яхшы булырга тиеш. Барысын да эшләргә туры килә. Чөнки законны үтәргә тиешбез. Ә эшне төбәк операторы белән килешү төзүдән башларга кирәк,-- диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, киңәшмәдә катнашучыларны эшне озакка сузмаска чакырып.
Район үзәгендә эш җайга салынып килә. Биредә 50 берәмлек Европа үрнәгендәге контейнер урнаштырылган. Шулай ук 40 данә башка төр контейнер бүген калдыкларны тукплау ролен үти.
Реформа тормышка ашырыла башлау белән, урыннарда контейнерлар хәстәрләү мәсьәләсе килеп туды. Кайбер авыл җирлекләре җитәкчеләре тимер корылмалар җитештерү мөмкинлеге булган предприятиеләрдән контейнерлар ясатып алды. Ә ул контейнерларга карата да таләпләр бар икән. Аның паспорты булырга тиеш. Ул гына түгел. Контейнерларның конструкциясе аның эчендәге калдыкларны төбәк операторының махсус автомашинасы кабул итәрлек булырга тиеш.
—Машина контейнер янына түгел, контейнер машина янына китерелә. Калдыкларны туплау корылмасының, күчереп йөртү өчен, тәгәрмәчләре булырга тиеш. Конструкөия корылмаларына бәйле, Евромашина теләсә нинди контейнерны күтәреп бушата алмый. Моның өчен Евроконтейнер булуы кирәк, -— ди Евгений Юдинцев, контейнерларга карата таләпләрне аңлатып.
Евроконтейнерлар пластик массадан. Аларны файдалану вакыты да тимер белән чагыштырган да күбрәк. Тимер контейнерлар ике ел эчендә тутыгып сафтан чыга икән. Шулай ук кыш көнннәрендә калдыклар тимер контейнерның эченә ябышып җәфалый икән.
Төбәк операторы КамАЗ базасындагы калдыклар транспортлау машинасы белән коралланган. Алар, әлбәттә, куәтле. Тар урамнардан, ихаталардан үтә алмый. Юлсыз җирдән үтү сәләтенә дә ия түгелләр. Көрткә батып мәшәкать тудыорган чаклары да бир икән.
--Ни өчен ГАЗ автомашинасы базасындагы, маневрлы, контейнерларны үзенең кырыеннан күтәреп алып әрҗәсенә бушата ала торган автомашина җибәрмисез,-- дигән сорай яңгырады.
Төбәк операторы җитәкчесе билгеләвенчә, аз сыештагы автомашина белән калдыкларны ерак арага транспортлау кыйммәткә төшә. Андый автомашиналар аның автопаркында бармак белән генә санарлык икән.
“Чүп реформасы” тормышка ашырылган көннәрдә, мин калдыклар чыгармыйм, ник мин моның өчен акча түләргә тиеш, дигән фикердәгеләр дә очрый. Томыш үсешкән илләрдә дә калдыксыз көнкүреш юк. Ил буенча һәр кеше исәбенә уртача калдыклар чыгару нормасы билгеләнгән. Кеше калдыкларын чыгармый икән, димәк ул аны кайдадыр башка урынга илтеп ташлый. Моның өчен җаваплылык каралган. “Ә мин көнкүреш калдыкларын яндырам,”—диючеләр бар. Калдыклар яндырып һавага агулы бүлендекләр чыгарган өчен җаваплылык турында да онытырга ярамый.
Озакламый балтачлылар калдыклар урнаштырган өчен түләү таләп ителгән квитанөияләр алачак. Тик акча төбәк операторы хезмәтләндергән авылларда яшәүчеләрдән генә алына. Ягъни, гыйнвар аенда махсус автомашина теге яки бу авылга килеп бер тапкыр да калдыкларны алмаган икән, ул авылда яшәүчеләр калдыклар урнаштырган өчен бер тиен дә түләми. Ләкин, төбәк операторы җитәкчесе билгеләвенчә, нинди дә булса ялгышлык белән андый авылларда яшәүчеләргә дә квитанция җибәрелергә мөмкин. Бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә кирәкми, төбәк операторына хәбәр иткәндә ул түләү таләбен гамәлдән чыгара.
“Чүп реформасы” барышындагы проблемаларны оператив рәвештә хәл итеп бару максатында, районда ике атна саен мондый киңәшмәне оештырып торырга кирәк дигән карарга киленде.