Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2019, 12:25
Асавка авылы клубының җылыту системасы ремонтланачак
Бу эштә Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмгә киләчәк.
Бу эштә Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмгә киләчәк.
Тушкыр авыл җирлегендә яшәүче халык Урындагы башлангычларны яклау программасында зур теләк белән катнаша. Авыл җирлеге алты авылны берләштерә. 2016 елда шушы программа буенча Тушкыр авылы зираты киртәләнде.
Быел Урындагы башлангычларны яклау программасында Асавка авылы халкы катнашырга теләк белдерде.
Узган елның ноябрь аенда авыл халкы белән очрашу үтте. Бу чарада Район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, районның финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты. Аралашу вакытында төрле фикерләр әйтелде. Авыл фельдшеры, авыл советы депутаты Гөлсимә Глимшина чыгыш ясап, авыл урамнарында кичке сәгатьләрдә йөрерлек түгел, караңгы, урамнарны яктыртырга кирәк, диде.
Авыл старостасы Дамир Рәхимов сүз алды.
—Безнең авылның күрке булган клубка ремонт кирәк. Клубта чаралар үткәрәбез, бинаны җылыту ягы бик авыр, электрүткәргечләре начар хәлдә, бәйрәмнәргә яшьләр кайта, үзебез дә ял итәргә чыгабыз. Клубта үткәрелгән мәдәни чараларда, удмурт һәм татар халкының гореф – гадәтләрен үстерудә актив катнашабыз, безнең авыл халкы үзешчән сәнгать осталары да,— диде.
Фикер алышуда катнашкан Альбирт Әлфит улы әлеге фикергә җавап итеп урам утлары модернизацияләү программасы нигезендә эшләнәчәген әйтте. Шулай итеп клубны ремонтлыйбыз дигән уртак фикергә килделәр.
Очрашу барышында инициатив төркем әгъзалары сайланды. Төркем җиде кешедән тора. Анда халык арасында сүзе үтә торган, актив кешеләр сайланды. Проектны тормышка ашыруда Асавка авылы халкы актив катнашыр дип ышанам.
Гөлгенә ХӘМИДУЛЛИНА, Асавка авыл клубының мәдәни чараларны оештыручысы.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде