Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2019, 16:47

Богдан авыл клубын музыка аппаратурасы тулыландырачак

Богдан авыл биләмәсендә яшәүче халык Урындагы башлангычларны яклау программасында бик теләп катнаша.

Богдан авыл биләмәсендә яшәүче халык Урындагы башлангычларны яклау программасында бик теләп катнаша.
Авыл биләмәсе ике авылны берләштергәч, бер елда Иске Тимкә авылы, ә инде икенче елда Богдан авылы халкы әлеге программада катнаша.
Быел богданлылар программа чикләрендә үзләрен борчыган мәсьәләне хәл итәргә теләк белдерделәр. Узган елның ноябрь аенда авыл халкы шушы мәсьәлә буенча авыл клубына җыелды. Анда 38 кеше катнашты. Сайлаучылар саныннан чыгып исәпләгәндә, кворум җитә иде. Чарада район Советы Секретаре Расих Акберов, район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, районның финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты.
Аралашу вакытында төрле фикерләр әйтелде. Авыл фельдшеры Ирина Сәхәпова фельдшер-акушер пунктына су үткәрү мәсьәләсен күтәрде.
Авыл старостасы буларак, мин дә үз фикеремне белдердем. Ел әйләнәсенә клубта төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә, ә музыка аппаратурасы юк. Музыка аппаратурасы алсак, халык өчен яхшы булыр иде, чөнки бездә халык үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Минем фикер башкалар тарафыннан да хуплау тапты һәм
фикер алышканнан соң, авыл халкы музыка аппаратурасы алырга дигән карарга килде.
Җыен барышында инициатив төркем сайланды. Җиде кешедән торган төркемгә авылдашлары арасында сүзе үтә торган, актив кешеләр сайланды.
Проектны тормышка ашыруда Богдан авылы халкы актив катнашыр, дип ышанам.
Ризгать РАМАЗАНОВ, авыл старостасы.
Читайте нас: