Альбирт Әлфит улы программаның 4 этаптан торганлыгы турында аңлатып үтте. Проектның беренче этабы халык җыелышыннан тора, 2нче этап — проектлар конкурсы, 3нче этап конкурсның — сайлап алу туры. 3нче этапта 12 критерий буенча баллар исәпләнә. Һәм дүртенче этап проектны — тормышка ашыру.
Аралашу вакытында төрле фикерләр әйтелде. Шуларның берсен — Тучыбай авылының Колхоз урамын төзекләндерергә кирәклеге турында авыл старостасы Фәйзехан Яхин әйтте. Ә Альбирт Хәмитов: “Урындагы хакимият белән бу проблема турында алдан сөйләшү алып барылган иде, 2019 елда бу урамда төзекләндерү эшләре башланачак,” – дип ышандырды.
Фикер алышудан соң авыл халкы Тучыбай авылында клуб артындагы спорт-уен мәйданчыгына җиһазлар алырга һәм яңартып корырга кирәк дип килеште. Һәм аны киртәләп алып, махсус спорт җиһазлары алып, анда спорт мәйданчыгы эшләргә дигән уртак фикергә килделәр.