Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 10:59

Тозлыбин авылы халкына клуб кирәк

Бу проблеманы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәчәкләр.

Бу проблеманы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәчәкләр.
Көнтүгеш авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында 2016нчы елдан катнаша һәм конкурс шартларын уңышлы үтеп, авыл халкы беренче чиратта хәл итәсе дип билгеләгән проблеманы чишеп килә.
2016 елда Көнтүгеш авылында Мата елгасы аша җәяүлеләр өчен чыгып йөрергә күпер эшләнде. 2017 ел конкурсында Түбән Иванай авылы халкы катнашты һәм уңышлы үтеп, авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланды. 2018 елда Көнтүгеш авылында зират рәшәткәләре ремонтланды.
2019 елда Тозлыбин авылы халкы программада катнашырга карар итте. Узган елныњ 17 ноябрендә авылда яшәүчеләрнең җыены үтте. Җыенда халык активлык күрсәтте. Авылда яшәгән сайлаучыларның 10 проценттан күбрәк өлеше (19 кеше) катнашты һәм хәл итәсе проблемаларны барлаганда төрле фикерләр әйтелде. Кињәшләшкәннән соң беренче чиратта авыл клубын капиталь ремонтларга дигән фикергә килделәр. Халык үз өлешен дә кертергә ризалык белдереп бертавыштан кул күтәреп ризалык белдерде.
Җыен барышында авыл халкы арасыннан биш кешедән торган инициатив төркем сайланды.
—Авыл клубы ремонтланса, күп проблема хәл ителер, авылда яшәүче халык җыелышып чаралар үткәрер, яшьләр күңел ача алыр иде, — ди тозлыбинлылар.
Игорь ЯНИЕВ, авыл җирлеге хакимияте башлыгы.
Читайте нас: