Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 13:03

Мишкә авыл клубына капиталь ремонт үткәреләчәк

Ялангач авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында 2016нчы елдан катнашып килә.

Ялангач авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында 2016нчы елдан катнашып килә.
Районда тормышка ашырыла башлаган беренче елда Якүнә авылында Ар елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер эшләнгән иде. 2017нче елда Ялангач авылында су туплау башнясы сатып алып урнаштырылды. 2018нче елда Мишкә авыл клубын капиталь ремонтлау проблемасын күтәреп әлеге программада катнашып караган идек. Кызганычка каршы, конкурс шартларын үтә алмадык. Программаның 2019 елда да дәвам иттереләчәге турында ишеткәч, кабат катнашып карарга булдык.
Узган елның 22нче ноябре көнне Мишкә авыл клубында узган җыенда 28 кеше катнашты. Программаның шарты буенча, авылда яшәгән сайлаучыларның ким дигәндә 10 процент өлеше катнашырга тиеш. Мишкә авылында 18 яшьтән өлкән 241 кеше яши. Кворум җитәрлек иде.
Җыенда халык узган елда чыгарган мәсьәләне күтәрде. Ул — Мишкә авыл клубын капиталь ремонтлау. Җыен барышында Леонид Ижбулдин рәислегендә
җиде кешедән торган инициатив төркем сайланды. Инде бу юлы конкурс шартларын уңышлы үтеп, җиңеп чыгарбыз һәм халыкны борчыган проблеманы хәл итәрбез, дип ышанабыз.
Расих ГАФУРҖАНОВ, авыл җирлеге башлыгы.
Читайте нас: