Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 17:58

Дуван районында депутатны 13 данә бәрде балыгы тоткан өчен хөкем иткәннәр

Дуван районы Заимка авыл җирлеге депутаты "Кызыл китап"ка кертелгән бәрде балыгын тыелган алым белән тоткан өчен хөкем ителгән.

Былтыр Дуван районы Заимка авыл җирлеге депутаты тыелган алым белән балык аулап тотылган.


Ир елгага 55 метр озынлыгындагы алты ау урнаштырып, бер түгел ике чикләүне бозган. Беренчедән, балыкчы тыелган корал кулланса, икенчедән ул балкыны уылдык чәчкән вакытта аулаган.
Полиция хезмәткәрләре депутатны тоткарлаганда аңарда 13 данә бәрде (хариус) балыгы булган. Белүебезчә, бу балык “Кызыл китап”ка кертелгән. Ни өчен дигәндә, бәрде балыгы яшәгән елгалар саны кыскара бара.
Браконьер табигатькә китергән зыян күләме алты мең сум тәшкил иткән. Тәмле балыкны күпләп т отарга яратучы китергән зыянын каплатса да, суд карары буенча, ул алты айга холык төзәтү эшләренә җибәреләчәк. Элекке депутатның эш хакының 5 проценты хөкүмәт файдасына күчелереп барачак, дип яза "Йәшлек".

Читайте нас: