Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 14:10

Имән авылында мәңгелек йорт тәртипкә китереләчәк

Урындагы башлангычларны яклау программасында без, Нөркә авылы җирлеге, дуртенче ел катнашабыз. Ике ел рәттән конкурс шартларын үтеп, Усман һәм Нөркә авылларында мәңгелек йортлар тәртипкә китерелде: заманча материалдан рәшәткәләп алынды.

2019 елда да халык бу программаның тормышка ашырылуын теләп көтеп алды һәм мәсьәлә каралачак җыенда актив катнашты. Имән авылында быел халык мәңгелек йортны тәртипкә китерү мәсьәләсен күтәрде. Клуб бинасында үткән җыенда 18 кеше катнашты. Халык арасыннан Табрис Фазлетдинов һәм Роза Нурисламова бу проектта катнашырга һәм калган материалны шушы ук объектта кулланырга кирәк дигән тәкъдим кертте.
Җыен барышында проектны тормышка ашыру буенча инициатив төркем сайланып, торкем җитәкчесе итеп бертавыштан Табрис Фазлетдинов сайланды. Конкурста быел да җиңеп чыгарыбыз, дип ышанабыз.
Флидә ГЫЙНДУЛЛИНА,
авыл җирлеге башлыгы.
Читайте нас: