Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 12:20

Түбән Сикияз авылында мәңгелек йорт тәртипкә китереләчәк

Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл җирендә беренче чиратта хәл итәсе күп мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәтә.

Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл җирендә беренче чиратта хәл итәсе күп мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәтә.
Без яшәгән Түбән Сикияз авыл җирлегенең Түбән Сикияз авылында узган елда нәкъ шушы программа чикләрендә авыл мәдәният йортының җылыту системасы яңартылды, бинаның эче ремонтланды. Күзгә күренерлек нәтиҗә биргән проект агымдагы елда да тормышка ашырылачак дигән хәбәрне сөенеп кабул иттек һәм анда тагын катнашырга теләк белдердек.
Узган елның ноябрь аенда, 2019 елда проектта катнашу, аның чикләрендә хәл итәсе проблеманы карау буенча сөйләшүгә җыелдык. Авыл җирлеге бинасында үткән җыенда 42 кеше катнашты. Чарага район Советы Секретаре Расих Акберов, проектны тормышка ашыру эше буенча куратор — районның финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов килде.
Җыен барышында халык 2019 елда да проектта катнашырга дигән уртак фикергә килде. Хәл итәсе мәсьәлә ачыкланды. Быел Түбән Сикияз авылында авыл зиратын әйләнәгә заманча материалдан рәшәткәләп алу, мәйданын киңәйтү турында килешенде. Проектны тормышка ашыру буенча инициатив төркем сайланды. Төркем җитәкчесе итеп авыл имам-хатибы Вәсил Газизов кандидатурасы тәкъдим ителде һәм бертавыштан хупланды.
Узган елда инициатив төркем әгъзасы булган Рәмзия Акберова секретарь итеп сайланды. Халык арасында абруе булган, сүзе үтә торган Рәмзия ханым узган елда да эшне яхшы оештыруга көч салды. Быел да сынатмас.
Узган елда проектны тормышка ашыруга үз өлешләрен керткән авылдашларга рәхмәт белдерәсе, бу юлы да актив катнашырбыз, дип ышанасы килә.
Зәки МИФТАХОВ, ветераннар советы рәисе.

Читайте нас: