Балтач таңнары
+16 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 17:55
Татарстанда яман шеш белән авыручы хатын баласына әти-әни эзли
Татарстанда яшәүче, яман шеш белән авыручы Айгөл Фазылова улына әти-әни эзләве турында "Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруы барышында белдергән.
2014 елда Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыловага сөт бизе яман шеше диагнозы куялар. Хәзер авыру үпкәдә метастазлар белән дүртенче стадиягә кадәр көчәйгән. Айгөл вакытының күп өлешен хосписта уздырса да, улы кечкенә Әмирне тәрбияләргә дә вакыт таба. 15 гыйнаварда “Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруында Айгөл бу хакта үзе сөйләгән, дип яза
"Саба таңнары"
ачык чыганакларга сылтама белән.
“Иң башта миңа яман шеш диагнозы куйдылар. Күкрәкләрдә кечкенә шешләр барлыкка килгән иде, ләкин мин моңа артык игътибар итмәдем, чөнки эшли идем. Соңрак, шешләр күбәйгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Мине хастаханәгә Казанга җибәрделәр. Анда анализлар алдылар. Биопсия инде соң булуын, сөт бизен алдырырга кирәклеген күрсәтте, — дип сөйли Айгөл.
Айгөлнең туганнары юк, үлгәннән соң, улы балалар йортына эләгер, дип курка. Шуңа күрә хатын-кыз Әмир өчен әти-әни табарга булган. Баланың әтисе Айгөлнең йөкле булуын белгәч, аборт ясавын таләп итә, әмма Айгөл каршы чыккач, алар аерылыша.
Хәзер ир яңа гаилә тапкан, алар аның улы белән күрешүен тыя. Әти кеше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыга һәм бу бәйлелектән котыла алмый.
«ВКонтакте» социаль челтәрдә Айгөлнең төркеме бар. Анда һәркем ярдәм сүзләрен җиткерә һәм Әмиргә әти-әни эзләүдә ярдәм итә ала.
Фото ачык чыганаклардан.
Чыганак.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши