Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 22:36

Башкортстан сан технологиясендәге телевидениегә күчте. Бу хакта ниләр белү кирәк?

2019 елның гыйнвар уртасыннан телевидениенең федераль каналлары аналог тибыннан сан технологиясенә күчерелә.

2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар искергән аналог тибыннан санлы телевидениегә күчә. Санлы телевидение сигналы һәрчак ачык төстә, һава торышына бәйле түгел, видеоны Full HD һәм 4K форматларында карау мөмкинлеген бирә. Шулай ук телетекст, тапшырулар программасын, санлы радио кебек өстәмә сервислар кушу мөмкинлегенә ия. Бу реформаның төп өстенлеге – бушлай 20 канал карау һәм 3 радиостанция тапшыруларын тыңлау мөмкинлегеннән гыйбарәт, дип яза "Өмет" "Башинформ" агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән.
Приставканы ничек кушарга?
Приставканы телевизорга ике ысул белән – RCA кабеле (халыкта “тюльпан” дип тә йөртәләр, ул өч төстәге разъемлы) һәм HDMI кабеле аша. Бик иске телевизорларда SCART аша гына керергә мөмкин (ул зур, озынча һәм 20 контактлы). Бу очракта сезгә SCART-RCA яисә SCART-HDMI переходниклары кирәгәчәк.
Әгәр бернәрсә дә эшләмәсәм, минем телевизорым белән нәрсә булачак?
- Әгәр дә сездә иске телевизор икән, сез санлы приставка алмасагыз, июнь аеннан сез аналоглы типтагы сигналларын сүндермәгән каналларны гына карый алачаксыз. Ким дигәндә болар – җирле БСТ, шәһәр һәм телевизион каналлар. Башка каналларны ачканда телевизорыгызда кара экран пәйда булачак. Ә! Әгәр сез приставка алдыгыз икән, антеннагызны чыгарып атмагыз! Чөнки сез антеннасыз Башкортстан юлдаш телевидениесе (БСТ) аша хоккей һәм башка тапшыруларны карый алмаячаксыз.
Бөтен республикага да кагыламы бу яңалык?
Санлы телевидение әле республиканың 1000 авылына сузылып бетмәгән я өлешчә генә барып җиткән. Бу – 160 меңгә якын кеше дигән сүз. Алар башлыча Бөрҗән һәм Белорет районнарына туры килә. Ягъни, никадәр заманча телевизор булмасын, ул санлы сигналны тотмаячак. Телевидениесез калмасыннар өчен, республика властьлары аларга ярдәмгә килә. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә – тв-приставкалар, әгәр инде сигналны кабул итү мөмкинлеге юк икән, бюджет исәбеннән спутник комплектлар сатып алып бирәчәкләр. Калганнарга аларны үзаллы алырга туры киләчәк.
Сораулар килеп туганда
Республикада санлы телевидениегә күчү өчен “Русия телевизион һәм радиовещание челтәре” филиалы җаваплы. Консультацион үзәк белгечләре +7(347)246-45-78 телефоны яисә [email protected] электрон почтасы аша санлы телевидение хакындагы сорауларга җавап бирәчәк, аны ничек кушарга икәнен тәфсилләп аңлатачак. Эш графигы дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.30 сәгатьтән алып 17.30га кадәр (13.00-14.00 - тәнәфес). Сорауларны тәүлек әйләнәсенә бушлай федераль кайнар линиягә (номеры: 8-800-220-2002) шалтыратып та биреп була.
Читайте нас: