Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 00:01

Балтач районында "Чүп реформасы" тормышка ашырыла башлады

Районда“Чүп реформасы” тормышка ашырыла башлады. Иске Балтач авылында, калдыкларны вакытлыча туплау максатлары өчен илле берәмлек контейнер урнаштырылган.

«Чүп реформасы» яшәү рәвешебезне экологик яктан яхшырту максатыннан тормышка ашырыла.

Бер уйлаганда, коммуналь хезмәт системасы нигә авыллларда да шәһәрдәге кебек булмаска тиеш. Шәһәр кешесе көнкүреш калдыкларын полигонга үзе урнаштырып йөрми дә инде!
“Чүп реформасы” районда тормышка ашырыла башлады. Тарифлар авыл җирендә яшәүчеләрне канәгатьләндермәсә дә, яңалыкка күнегергә туры киләчәк.
Район Хакимиятенең торак үсеше, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре начальнигы Лилия Фазлыйәхмәтова билгеләвенчә, район үзәгенең көнкүреш калдыкларын туплау полигоны ябылды. Авыллардагы кадыклар туплау урыннары да шул ук үзгәрешне кичерде. Электән көнкүреш калдыкларын туплау урыннарының барысында да фотототкычлар урнаштырылачак. Яңа ел башыннан алар барысы да санкцияләнмәгән чүплек булып исәпләнә. Димәк, акча түләүдән читләшеп, калдыкларны анда илтеп ташлау юлы барып чыкмаячак.
Көнкүреш калдыклары белән эш итү тәртибе хәзер тамырыннан үзгәрде. Безнең район “Дүртөйле мелиоводстрой” җәмгыяте хезмәтләндергән төбәккә кергәнлеге турында бәян иткән идек инде. Ә авыл җирлеге хакимиятләре чүп җыюны оештыручы гына булып кала.
Калдыкларны җыюны оештыру өлкәсендә беренче адымнар ясалды. Бүген егерме авылда калдыкларны вакытлыча туплау мәйданчыклары булдырылган. Анда калдыклар беркадәр туплану белән, җирле хакимият заявкасы буенча, төбәк операторы махсус автомашинасы килеп мәйданчыкны бушата. Киләчәктә ул авылларда да контейнер мәйданчыклары булдырылачак.
Ә район үзәгендә илле берәмлек контейнерлар урнаштырылган. Әлегә алар барысы да вакытлыча чаралар. Алдагы көннәрдә барлык контейнерларны да махсус мәйданчыкларда урнаштыру планлаштырыла. Урнаштырылган контейнерларга бүген калдыкларны илтеп ташларга мөмкин. Төбәк операторы, СанПиН нормалары буенча, атнага ике тапкыр контейнерларны калдыклардан бушатып торачак. Димәк, контейнерлар тулып, чүп-чар урамга таралыр, дип хафалану урынсыз.
Кадыкларны җыю мөмкинлекләре булдырылмаган авыллар да бар. Андый авылларда да калдыкларсыз яшәмиләр. Без нишләргә тиеш, дип төрле инстанцияләргә шикаятьләр язу кирәкми. Бары да хә ителәчәк. Әлегә андый авыллар халкы калдыкларын күрше авылдагы чүп-чарны вакытлыча туплау мәйданчыгына илтеп урнаштыра ала
Читайте нас: