Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:45

Изге күңелле Иске Балтач авылы кызлары Тәтешледә дә сынатмый

Иске Балтач авылының Кооператив урамында яшәүче Рәвилә белән Рәис Кәримовларның ике кызы Резеда һәм Гөлназ Тәтешле районы Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташлары булып халык саулыгы сагында сизгер торалар. Күрше районда үзебезнең кызлар турында мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү мине бер башка үстереп җибәрде.

Иске Балтач авылының Кооператив урамында яшәүче Рәвилә белән Рәис Кәримовларның ике кызы Резеда һәм Гөлназ Тәтешле районы Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташлары булып халык саулыгы сагында сизгер торалар. Күрше районда үзебезнең кызлар турында мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү мине бер башка үстереп җибәрде.
Резеда да, Гөлназ да йортта әти-әниләренең уң кулы булса, мәктәпнең яхшы һәм тәртипле кызлары, район мәдәният тормышында кайнап, аның дан-дәрәҗәсен күтәрүгә тырышлык салалар.
Кызлар икесе дә республикада гына түгел, хәтта чит өлкә, чит илләрдә дә танылу алган күренекле „Гүзәл” бию ансамбленең оста һәм матур биючеләре. Ә Резеда моңлы итеп җырлау өстенә, баян телләрен дә сыздыручы кыз. Авылда Кәримовларның кызларын „артист” дип тә йөрттеләр заманында.
Апалы-сеңелле сылулар икесе дә шәфкатьле һөнәр сайлады. Резеда Бөре шәһәрендә медучилищеда фельдшер белгечлегенә ия булса, Гөлназ күрше Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә укып фельдшер һөнәрен үзләштерде.
Резеда хезмәт биографиясен Яңа Ямурза авылында фельдшер булып башлый. Әйтәләр бит, кыз бала туган йортта кунак кына, канат үстерү белән очып китә, дип. Резеданы да сөйгәне Рамил Хатипов Югары Тәтешлегә килен итеп төшерде. Кыз сайлаган изге һөнәренә тугры калып башта терапия, аннан бала тудыру бүлегендә шәфкать туташы булып намуслы, җитди эшли. Хезмәттәшләрен һәм авыруларны хөрмәт итә белән. Һәркемгә якты йөз, тәмле тел һәм файдалы киңәшләрен кызганмый. Акыллы, эшен тәртип белән башкарган. Инде байтак тәҗрибә дә туплап өлгергән Резеда Рәис кызын хирургия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп үрләтәләр. Ул биредә дә сынатмый. Эшен биш бармагыдай белеп, аңлап эшли. Бүлек мөдире Ришат Максуд улы Фагамов болай ди:
—Резеда булдыра ул. Вакыт белән беркайчан исәпләшеп тормый. Хезмәттәшләре, кул астында эшләүчеләр белән бердәм, уртак тел табып, дус эшли. Ярдәм итәргә һәрчак әзер. Беренче белгеч. Бүлектә абруйлы кеше.
Резеда тормыш иптәше белән өч бала тәрбияли. Ләйсән, Әдилә, Нургизләрнең сөекле әнисе. Ләйсән дә ак халатлы әнисе һөнәрен сайлап, Чайковски медучилищесында укып йөри.
Гөлназның елмаюлы йөзенә ак халаты бигрәк тә килешеп тора. Яшь булуына карамастан, хезмәтен яратып башкара. Ул поликлиникада диспансеризация һәм барлык төр авырулар өчен льготалы һәм бушлай бирелә торган даруларны бүлү, шулай ук шәһәр дәваханәләренә путевка әзерләү кебек җаваплы бүлмәдә эшли. Һәр кергән авыруны ихлас кабул итеп, аңлатып, дөрес юнәлеш биреп киңәшләрен әйтә. Җылы сүз җан азыгы икәнен кыз яхшы белә. Аны биредә „Безнең Балтач кызы үзебезнеке,” дип кенә йөртә район халкы.
Гөлназның бәхете Радмир Агиев та Тәтешле авылы егете. Яшь гаиләне ямьләп ике кечкенә матуркайлар Зарина белән Сабрина үсеп килә.
Мәрхәмәтле, изге күңелле шәфкать ияләрен, кем әйтмешли, Танып буе сылуларын үстергән ата-анасы гына түгел, барлык Балтач халкы да горурлана ала.
Чөнки кызларыбыз эшләрендә дә мактаулы, тормышларын да гөрләтеп көтә.
Фируза СИРАЕВА.
Читайте нас: