Балтач таңнары
-18 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2019, 16:13
Сәйтәк урамнары буйлап җигүле атта Кыш бабай җилдергән
Быелгы Яңа ел бәйрәме сәйтәклеләр хәтерендә озак сакланыр.
Быелгы Яңа ел бәйрәме сәйтәклеләр хәтерендә озак сакланыр.
Кичә, 31 декабрьдә, Яңа Дүртекәй авылыннан Володя Бадамовның бизәлгән җигүле шәхси атында шул ук авылдан Алимьян Гималтдинов авыл урамнарын әйләнгән. Сәйтәк авылының актив гаиләсе Әхәтовлар - кызлары Эмма һәм гаилә башлыгы Фәдис Кыш бабай белән Карсылу сыйфатында авылдашларын кыңгыраулы атта сәламләгән. Аларга Әхәтовларның улы Азамат та кушылган.
—Капка аларын Яңа елга матур сыннар эшләп бизәгән Талиповлар, Такиевлар, Гардиевлар, Шәрифхановлар, Хөсәиновлар, Эльвира Әхәтова, Сәләховлар, Оксана Фаизова, Әхәтовлар гаиләләре янында тукталдылар. Шәйнуровлар, Шәрифнуровлар йорты янында дәртле биюгә төштеләр, матур теләкләр җиткерделәр, татлы күчтәнәчләр өләштеләр, — ди авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина.
Кичен авыл мәдәният йортына җыелып, сәйтәклеләр елга йомгак ясаган, авылны Яңа елга иң яхшы бизәүне тәэмин иткән гаиләләр бүләкләнгән. Бу кичтә авылдашлары 97 яшьлек Маһира Мансурованы да тәбрикләп сәламәтлек, озын гомер теләгән.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"