Янтимерлеләр барлык балтачлыларны, районга кайткан кунакларны кышкы ялга чакыралар.
—Программада таудан, тимераякта шуу, чаңгыда йөрү, купшы бизәлгән чыршы тирәли төнге сәгатьтә күңел ачу, атынгычта атыну — һәммәсе күңелегезгә хуш килер, —ди авыл активисты Петр Абдулов.
Әлбәттә, Янтимер-Яңа Уразай авыллары арасында Мата елгасындагы буада кышын балык кармаклау мөмкинлеге бар, теләүчеләр өчен ит кыздырыр өчен өч мангал урнаштырганнар, янәшәдә —чылтырап аккан көмеш сулы чишмә.
Янтимер авылы урамнарында булдырылган кар сыннарын күрергә теләгегез бар икән, рәхим итегез!