Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2018, 18:03

Балтач районыннан 4 укучы Республика Башлыгы Чыршы бәйрәмендә катнашты

Балтач районыннан уку алдынгысы дүрт бала Республика Башлыгы чыршы бәйрәмендә булып кайттылар.

Республика Башлыгы чыршысына Башкортстанның төрле почмакларыннан уку алдынгылары, бәйгеләр җиңүчеләре, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, күп балалы, сәламәтлекләре чикләнгән укучылар чакырылды. Балтач районыннан әлеге чарада быел 4 укучы катнашты.
Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбе укучысы Әминә Гыйльванова, Нөркә мәктәбеннән Ләлә Шайбәкова, район үзәгенең 1нче мәктәбеннән Арсен Дәүләтханов, Иске Уразай мәктәбеннән Раушан Хәйруллиннар Уфа шәhәренә бару бәхетенә ирештеләр.
Ике көнлек сәфәрдән балалар чагу тәэссоратлар алып, шатланып кайтты. Беренче көнне безне „Салют” лагеренда каршыладылар. Шул ук көнне кичен укучылар өчен дискотека оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты,бер-берсе белән аралашты, яңа дуслар тапты.
Икенче көнне “Башкортстан” дәүләт концерт залында зур тамаша оештырылды. Театральләштерелгән тамаша алар күңелендә матур истәлекләр калдырырына шик þк. Кыш бабай, Карсылу hәм башка әкият геройлары катнашлыгында бай эчтәлекле программа әзерләнгән.
Яңа ел истәлеге итеп балаларга тәмлекәчләр белән бергә, Зәйнәб Биишеваның ”Дус булып яшик” китабы бүләк ителде. Автобус водителе Джонни Амуляев балаларның сәяхәте хәвеф-хәтәрсез булсын өчен тырышлык салды. Яңа ел алдыннан мондый бүләккә ия булуларына укучылар чиксез шатланып кайтты.

Гөлназ ХӘЙРУЛЛИНА,
Читайте нас: