Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 10:37
Башкортстан Конституциясенә – 25 ел
Уфаның “Конгресс-холл” бинасында “Башкортстан Республикасы Конституциясенә 25 ел: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары” дигән темага Гомумрусия конференциясе үтте. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән юристлар һәм башка белгечләр катнашты.
Уфаның “Конгресс-холл” бинасында “Башкортстан Республикасы Конституциясенә 25 ел: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары” дигән темага Гомумрусия конференциясе үтте. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән юристлар һәм башка белгечләр катнашты.
– 1993 елда, ил бүлгәләнү алдында торганда мондый хокукый документ әзерләү мотлак рәвештә кирәк иде. Күрүебезчә, ул җәмгыятьне туплады һәм аның үсешенә зур өлеш кертте. Русиянең көче – аның составына кергән субъектларның күпмилләтле булуында. Шушы үзенчәлек тә Конституциядә чагылыш тапты. Гомумән, бу безнең демократик мохиттә яшәячәгебезнең нигезе булды.
Конституциягә ниндидер бик мөһим вакыйга булган очракта гына үзгәреш кертелә. Бездә бу таләп тулысынча үтәлә, – диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, конференциядә катнашучыларны сәламләп.
– Конституцияне төзүдә 90га якын кеше катнашты. Ул 3 ел дәвамында төрлечә үзгәртелде, төрле дискуссияләр булды, фәнни конференцияләр оештырылды, аннан соң гына рәсми рәвештә кабул ителде. 25 ел вакыт эчендә, әлбәттә, ул берникадәр үзгәрешләр кичерде. Бу җәмгыятьнең үзгәрүенә дә бәйле, әмма без тәү башлап кабул иткән республиканың хокукый базасы әле дә саклана, – диде республика Конституцион Суды рәисе Зөфәр Еникеев.
Көннең икенче яртысында Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнашлыгында әлеге датага багышланган тантаналы җыелыш үтте. Чыгышында республика парламенты җитәкчесе Төп Законның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алып, Башкортстан халкын бу бәйрәм белән котлады.
Чыганак:
“Кызыл таң”
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши