Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 10:01
Балтачта мәет биш ел фермада яткан
Балтач районы терлекчелек фермаларының берсе биләмәсендә су торбасын алыштыру өчен чокыр казыганда мәет килеп чыккан.
Балтач районы терлекчелек фермаларының берсе биләмәсендә су торбасын алыштыру өчен чокыр казыганда мәет килеп чыккан.
2013 елның октябрендә әлеге фермада эшләүче 22 яшьлек ир-егетнең эзсез югалуы хакында туганнары полициягә гариза язган була. Тик ул вакытта эзләүләр бернинди нәтиҗә бирми.
Мәет табылгач, җинаять эше яңадан кузгатыла, мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре арасында сорау алу үткәргәндә үтерүче үз гаебен таный. 57 яшьлек ир белән мәрхүм ферма биләмәсендәге каравыл йортында аракы эчеп утырганда низаглашып китәләр һәм өлкәне яшенең башына тимер торба белән суга. Теге мескен шунда ук җан бирә.
Үтерүче аның гәүдәсен суүткәргечләрне төзәткәндә казылган, тик әле күмелеп өлгермәгән чокырга ташлый, туфрак ыргыта. Бер-ике көннән әлеге чокырны трактор бөтенләй тигезли.
Биш ел үткәч, җинаять, ниһаять, ачыла...
Чыганак:
"Кызыл таң"
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы