Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 11:38

Авыллар Ралиф Шакирҗанов кебек шәхесләре белән көчле

Ралиф Шакирҗановның зур юбилее уңаеннан аның биографиясенә күз салып үтү дөрес булыр.

Ралиф Шакирҗановның зур юбилее уңаеннан аның биографиясенә күз салып үтү дөрес булыр.
Ул 1938 елның 5 декабрендә Балтач районының Иске Янбай авылында дөньяга килә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, урта белемне Иске Балтач урта мәктәбендә ала. Өч ел „Чулпан” колхозында эшли, бер үк вакытта комсомол оешмасы секретаре була. 1960—1965нче елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында белем ала. Студент елларында факультетның уку-производство комиссиясе рәисе, студентлар советы әгъзасы, гомум торакта староста була.
Билгеләмә буенча өч ел Нуриман районының Яңа Күл урта мәктәбендә химия укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли. 1968 елда туган авылына кайта, Иске Янбай сигезьеллык мәктәбендә биология һәм химия укытучысы, директор урынбасары сыйфатында хезмәт блын дәвам итә.
1973—1975нче еллар. Р. Шакирҗанов „Чулпан” колхозы партия оешмасы секретаре. Бу елларда колхоз районда гына түгел, республика күләмендә алдынгылар рәтенә баса. Терлекчелектә яуланган казанышлары өчен КПСС Өлкә Комитеты һәм республика Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Байрак чулпанлыларга мәңгелек саклауга бирелә. Күп колхозчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
1976—1981нче елларда Ралиф Шакирҗанов — Иске Янбай сигезьеллык мәктәбе директоры. Бу чорда мәктәптә төп предметлар буенча кабинетлар булдырыла, алар нигезендә кабинет системасы буенча укыту башлана.
1981—1998нче елларда героемның хезмәт юлы борылыш кичерә. Ул Иске Янбай авыл советы рәисе вазифасында авыл халкы мәнфәгатен кайгыртуда ару-талу белми тырышлык сала. Аның җитәкчелегендә авыл советы авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү һәм сатуда районда алдынгыларның берсенә әйләнә. Авыл советына караган авылларны социаль үстерү буенча күп эшләнә. Иске Янбай һәм Бигелдедә балалар бакчалары, Уразайда мәдәният йорты, Иске Янбай һәм Чокалыда — магазин, Бигелдедә фельдшер пункты биналары төзелә. Уразай, Иске Янбай, Бигелде, Чокалы авыллары зиратлары рәшәткәләнә. Ирешкән уңышлары өчен авыл советы КПСС район комитеты һәм район Советының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.
1989 елдан янә мәктәпкә директор булып кайта. Иске Янбай авылында урта мәктәп ачуга ирешә. Спорт һәм ашханә, интернат биналары, укытучылар өчен фатирлар төзелә, автомашина һәм трактор, кабинетлар һәм компьютер классы өчен җиһазлар алына.
Ралиф Шакирҗанов — районда башлангыч сыйныфларны өч ел укытудан дүрт ел укытуга күчерү, шулай ук хезмәт дәресләрендә кыз балаларны ир балалардан аерым укытуга һәм республикада традицион булмаган алым буенча укыту инициаторы. Аның тәҗрибәсе „Башкортостан Укытучысы” журналы битләрендә яктыртылды. Күп еллар дәвамында аның үзе, алдынгы эш алымнары турында район, республика басмаларында яздылар.
Р. Шакирҗанов югары категорияле укытучы һәм директор. Аның хезмәте күп санлы Мактау грамоталары белән бигеләнгән. РСФСР Мәгариф министрлыгы, өч тапкыр КПСС Өлкә Комитеты, ике тапкыр Бөтенрусия „Белем” җәмгыяте идарәлегенең, КПСС район комитеты, район Советы, мәгариф бүлеге, „Чулпан” колхозы партия оешмасы комитеты Мактау грамоталары, Бөтенрусия педагогик осталык конкурсының I дәрәҗә Дипломы, Балтач районы Хакимияте башлыгының Рәхмәт Хаты аның шәхси архивын тулыландыра.
Зур хезмәт казанышлары өчен „Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән. Исеме районның „Почёт тактасы”на кертелгән. Аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының „Укытучы-методист” исеме бирелгән.
1973—2007нче елларда даими рәвештә Иске Янбай авыл советы, берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана.
Хаклы ялга чыкканнан соң да зур җәмәгать эшенә бирелә. Актив тормыш позицияле кеше булганы өчен 2010 елда авылдашлары үзен Иске янбай авылы старостасы итеп сайлый. Аның тынгысызлыгы, оештыру сәләте белән авыл халкы табигый газ ягулыгыннан файдалана башлый, зират рәшәткәләре яңартыла, мәчет манарасы тергезелә, Аллаһы йортының әйләнә-тирәсе төзекләндерелә. Төп урамның юл полотносы капиталь ремонтлана. „Такыя” чишмәсе заманча төзелеш материалы белән әйләндереп алына. Ул Иванай — Көндәшле юлының Иске Янбайга керү участогын асфальтлауда башлап йөрүче.
Авылдашлары аның турында үз һөнәренә бирелгән чын Кеше, туган җире, район, республикасының патриоты, туган ягы үсеше өчен күп эшләгән шәхес дип фикер йөртә.
„Иске Янбай. Тарих. Кешеләр. Вакыйгалар” китабы күп еллар дәвамында алып барган тикшеренүләр җимеше. Китапка Иске Янбай авылы барлыкка килгән мәлдән алып бүгенге көннәргә кадәр зур тарихи материал җыеп тупланган һәм тәртипкә салынган. Авылның социаль-икътисади үсешендә күзәтелгән вакыйгаларның Русия, Башкортстаныбыз үсешенә бәйләп, урындагы материалга нигезләнеп бәян ителүе аерым игътибарга лаек. Китап туган як крае белән кызыксынган киң катлам укучыларда кызыксыну уятырлык.
Рәфхат ӘХКӘМОВ, социлология фәннәре кандидаты.
(Фото гаилә архивыннан).
Читайте нас: