Үтә гомер аккан сулар кебек,
Узса узар инде, нишлисең.
һәр кешенең язмыш үзенеке
“Сиксән яшьне тәгәрәткәндә барысы да искә төшә. Үткән юлыңа, эшләгән эшләреңә йомгак ясыйсың. Дөрес юлдан атладым микән дип үзеңә сорау куясың. Яшәре яшәлгән, үтәсе юллар да үтелгән. 100гә җитсәң дә, 100 төрле эшең кала диләр,“— шундый тонда башлады әңгәмәне Альберт абый Хәлилов.
Хезмәт юлын Балтач машина-трактор станциясендә водитель булып башлый ул. Эшенең нәтиҗәләрен күргәч, хезмәттәшләренә мөнәсәбәтен аңлагач, аны механик вазифасына күтәрәләр. Булмышы белән яңалыкка омтылучы, нәрсәдер уйлап табучы өметле егет була ул. Һәр елның көз айларында шофёрларны башка районнарга ярдәмгә җибәрү традициягә кергән заманда зур төркемнәрнең җитәкчесе итеп аны тәгаенлиләр. Ышанычлы, сыналган кеше бит.
Альберт Газиз улы белән район мәдәният сараен төзеп бетергәч якыннан таныштык. Ул заманда ук районда билгеле кеше иде. Матур бинаны тагын да матурлар өчен аны яшеллеккә күмәргә кирәк. Менә шунда Альберт абый безгә ярдәмгә килде. Ачык йөзле, ихлас әңгәмә кора, тирә-юньгә сокланып безгә нинди уйлар белән килгәнен әйтте. КПССның Балтач райкомы беренче секретаре Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллин тәкъдиме белән Уфадагы “ Зелентрест” оешмасыннан 1000 төп спирея куаклары алып кайтты, һөнәрчелек училищесыннан бер төркем курсантлар белән зур мәйданны курчалап, шунда тиз үсүче яшел куакларны утыртып чыкты. Баксаң, Альберт Газиз улы бу идея белән күптән яшәгән икән, спиреяны элекке район кулланучылар җәмгыяте йортына, район Советының яңа бинасы янына да утыртуны оештырды. Икмәк пешерү комбинаты да читтә калмады. Гомумән, тоткан урыныннан сындыра торган ир-егет ул. Районда, гүзәл Танып елгасы буенда питомник оештырып җибәрү дә аның идеясе булган. Безнең климатка яраклаштырылган һәр төр җиләк-җимеш Иске Яхшый кырында өлгерә иде. Районның күзгә күренеп үзгәрүе, яшеллеккә күмелүе — аның да хезмәте һәм куанычы. Тиздән бу төбәктә оешкан коллектив республика күләмендә танылды. Мәктәпләрнең территорияләре, бакчалар яңа кыяфәткә керде. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы каршында оештырылган хуҗалыкара идарә директоры Барый Мөхәмәтдинов якташларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә, Балтач питомнигындагы эш барышы белән даими кызыксына, киңәшеннән мәхрүм итми. Әйтик күккә омтылып үсә торган пирамидаль тополь агачының беренче үсентеләрен район мәдәният сарае алдына тезеп утырту тирә-юньгә ямь өсти. Аның үсентеләрен башка нокталарга тарата питомник директоры. Эшең уңышлы булсын өчен эзмә-эзлелек, тырышлык кирәк. Мәдәният сараеның эчендә “кышкы бакча”оештыруда да Альберт Газиз улының өлеше зур булды. Бинаны ачу тантанасында чәчкәләргә күмелгән бу почмак үзе бер шедевр иде. Совет урамына агачлар утырту да яхшы башлангыч булды. Альберт абый Иске Яхшый урамнарында электр нокталарын кертүдә дә башлап йөреде. Хезмәт юлын башлаган урыны – ремонт - техник станция территориясендәге чыршылар да аның инициативасы белән утыртылган. Матурлыкны күрә һәм аңлый белергә генә кирәк. Шаулап үсеп утырган агачлар Альберт Газиз улына озын гомер, хәерле тормыш телиләр сыман.
Балтач питомнигында үзен оста, акыллы җитәкче итеп күрсәтте Альберт Хәлилов. Монда кул кушырып утыручы булмады. Сезон җитүгә кадәр сатуга пумалалар әзерләп чыгаралар. Елның-елында 80 тонна чыршы күркәсе киптереп, питомникларга орлык хәзерләнә. Ярминкәләргә яңа сорт агач үсентеләре чыгарыла, хуҗалык бакчаларына шул елларда кызыл шомырт үсентеләре кайтарыла. Инде Иске Балтач авылында балланып үсүче бу җимешне үстермәгән йорт та юктыр. Боярышник үсентеләре дә бу бакчадан таралды бакчачыларга. Коллективта эш нәтиҗәләре буенча кызыксындыру, планнарны арттырып үтәгәндә премия — өстәмә түләү системасы кертелә. Эш урынында татулык, тынычлык, үзара аңлашып эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә, халык эшкә теләп йөри. Хужа кешегә аның кешелек сыйфатларына карап бәһа бирә эшчеләр. Инде күп еллар үтсә дә, җитәкчегә әле дә ихтирам зур. Ул рәхмәт сүзләре ишетеп, халыкның канәгать булуына куанып яши.
Альберт абыйның кызы Элинага сүз бирәбез: “Һәркемнең тормышка үз карашы бар. Безнең әткәй гомер буе ярдәмчел, кешегә ихтирамлы булды. Үзенә күрә бер Кулибин инде ул. Тиктормас җан. Нәрсәдер уйлап чыгара, аны үз куллары белән эшли, мәж килә. Дусларына, туганнарына 10ар баш бал корты таратты, аннары аларга кортчылык серләрен өйрәтте. Аның рухында ул халкым өчен дип яшәү. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган обелискны төзүдә башлап йөрде, керү сукмагына плиткаларны да Балтачта әзерләтеп кайтарып тезделәр. Бөек Ватан сугышында катнашканнарның һәм яу кырында калганнарның исемлеген яздырып урнаштырды. Шуңа да халык арасында абруе зур.”
Үзгәреш чоры күп нәрсәгә кире йогынты ясады. Пенсиягә чыгар алдыннан Альберт Газиз улы янәшәдәге “Водоканал” оешмасына эшкә күчте. Анда баргач та яраткан шөгылен дәвам итте. Кура җиләгенең иң уңдырышлы сортларын утыртып чыкты әйләнә территориягә. Көзләр җиткәч, кызарып пешкән җиләкләр тәмендә игелекле, изгелекле шәхеснең күңел нурын салган тырышлыгы, булдыклылыгы чагыла.
Дөньяны ышаныч һһәм мәхәббәт яшәтә дип юкка гына әйтмиләр. Гаиләт ормышында да Альберт Газиз улы бик бәхетле гомер кичерде. Иптәше Рәзифә белән ике кыз, бер ул үстерделәр. Алар да әтиләре кебек бик үткер һәм акыллылар. Өчесе дә югары белем алдылар, өчесе дә тормышлы. Альберт карт әтинең 6 оныгы, 1 туруны үсә. Бәхетле булыр өчен тагын нәрсә кирәк инде. Элина Балтач район Хакимиятенең архивында бүлек мөдире, Эмма Һһөнәре буенча эшли—биолог, Артур Уфа шәһәрендә полиция органнарында хезмәт итә.
Тормышы түгәрәк Альберт Газиз улының. Бәхет кояшы чыкмый калмый ул!