Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 13:19

Их, син, „иркә” Люда...

Люданы палатага санитарка җитәкләп кертте. Биш кешелек палата якты, җылы иде. Төшке ашны ашарга җыенган ханымнар яңа танышларын ашханәгә әйдәде.

Люданы палатага санитарка җитәкләп кертте. Биш кешелек палата якты, җылы иде. Төшке ашны ашарга җыенган ханымнар яңа танышларын ашханәгә әйдәде.
—Юк, рәхмәт, бармыйм. Ашый алмыйм. Тизрәк ятар идем... Шушы пакетны коридорда басып калган иремә чыгарып бирә алсаммм... уффф... — дип авыр сулап кулындагы юл сумкасын карават астына шудырды. Санитарка кыз чиста постель тышлары кидерде дә, авыруга тынычлап ял итегез, дип чыгып китте.
Коридордагы күн тышлы креслога утырып хатынын көткән ирне күргәч тә Люданың иптәше икәнен аңлады хатыннар. Пакетны Люда иренә үзе түгел, аңа система куярга кергән шәфкать туташы чыгарып бирде. Ир, палата ишеген кагып, хатынына теләкләрен белдереп кайтырга юлланды.
***
Диагнозлары күп иде хатынның. Ашказаны таушалган, үт куыгына ташлар тыгылган, йөрәге күптән борчый... Карап торуга сап-сары чәчле, зәңгәр күзле чуаш хатынын авыру димәссең. Гәүдәгә ябык түгел, „тутырган тавык” кебек ныкчыл, алсу йөз, чәч-башы каралган, кашлары, тырнаклары буялган. Әле яңа пенсия яшенә җиткән. Ә үзе оныгының баласын да сөяргә өлгергән.
—Унҗиде яшемдә тормышка чыктым. Ирем бик әйбәт кеше. Укытты, кеше итте. Бик рәхәт яшибез. Кыенлык күрмәдек. Кызым да үзем кебек иртә башлы-күзле булды. Институт тәмамлап яраткан эшен тапты. Балалары үсеп бетте. Оныгымның сабыена тиздән яшь тула инде. Их, шул баланың үсүен күрә алсам иде... Булмас шул... Булмааас.... ыһһһ... — янә авыр сулап куйды Люда.
—Алай димә, сеңелем. Алдыңа килмәсен. — Бер ел элек ирен җирләгән Җәмилә хатынга киңәшен бирде.
—Хәлләрем шәптән түгел шул, апа...
—Ә Сезне нәрсә борчый? — Монысы кан басымы күтәрелеп кергән Ирина.
—Ой, ашый да, эчә дә алмыйм. Ашасам, эчсәм, гел косам. Соңгы ике айда шундыйга әйләндем, уффф...— система энәсе кадалган кулын хәрәкәтсез тотып алҗыган Люданың маңгаена “җан тирләре” бәреп чыкты.
***
Палатага алдан шәфкать туташы үтте. Тынычландыра торган укол биргәннән соң йокымсырап киткән Люда караватына якын килеп, хатынга эндәште:
—Апа, Уфа табибы сезне карарга тели. Хәлегез ничек?
Палатага үзәк больница хирургы белән Уфа табибы үтте. Караватта хәлсез яткан хатынның пульсын тикшерделәр, хәлен сораштылар, үткәргән операцияләре белән кызыксындылар.
—Операциясез булмый торгандыр инде миңа, шулаймы? — Авыру хатын мөлдерәмә күзләре белән табибларга бакты.
—Операция белән сабыр итәрбез. Динамиканы карап эш итәргә туры килер. Сез билгеләгән дәвалау курсы барысы да дөрес. Дәвам итегез, — диде Уфадан килгән табиб.
***
Авыруның хәле яхшыруга бармады. Ашый да, эчә дә алмый, өзгәләнде. Янәшә палатада яткан яшь хатын Индирага туганнары мандариннар китергәч, хатын палатадашларына да өләште.
—Ай, ачылыгы! Мә, алыгыз! — дип кычкырып җибәрде Люда, авызына мандарин телемен тидерүгә.
Ә мандариннар, татлы иде. Палатадагылар сәерсенеп тә карадылар.
—Ай, ваксу, ай, иркә дә хатын... — кичке ашка ашханәгә юлланганда Ирина белән Җәмилә шулай сөйләнде.
—Кеше хәлен кеше белми, кызлар. Үз хәлен беләдер, — диде сиксән яшьне узган Саимә карчык.
—Шул тикле дә булмас. Ире дә килешкән... Телефоннан шалтыратса да, гел көен көйләтә. Ай, иркә дә кешеләр була...—Ирина башын чайкап куйды.
***
Алар туенып килүгә Люданың кызы килгән иде. Әнисе белән кочаклашып утыралар, елашалар.
—Яраткан кызым минем, яраткан кызыммм... — ди ана кеше.
—Кара ничек охшагансыз. Кызыгыз бетеп кенә үзегез инде, — диде палатадашлары.
—Әйе, без бик нык охшаганбыз. Күпләр апалы-сеңелле дип тә уйлый, — Люда сөйләнә-сөйләнә, кулындагы, беләгендәге, муенындагы алтын бизәнгечләрен салып кызының учына салды.
—Ал, кызым, дөнья хәлен белеп булмый. Төсем итеп тагарсың...
Үзе кебек йомры гәүдәле Лариса борынын тарта-тарта алтыннарны сумкасына салды.
***
Төнлә Люданың хәле тагын да авырлашты. Ыңгырашып, саташып чыкты.
Таң атканчы шәфкать туташы ике арада йөгерде. Хирургны чакыртты. Хатынга система куярга уйладылар, тамырларын таба алмый азапландылар. Анализлар әзерләргә кушылды.
—Бәдрәфкә барып шушы банкага сидек анализыгызны алырсыз да, шунда куярсыз, — диделәр.
—Ой, кызлар, бара алмыйм мин анда кадәр...
—Нишләп бара алмыйсың? Якын бит. Тотып алып барырбыз.
—Юк, булмый...
—Креслога утыртып алып барырбыз...
—Булмый, хәлем юк...
Читтән күзәткән Җәмилә белән Ирина коридорга чыгып иркен диванга утырдылар.
—Ирле кеше иркә кеше. Кара нинди иркәләнә. Безгә кая инде шулай көйне көйләтергә? —Ирина сүзне дәвам итте.
—Өйрәнгән гадәтен куа инде... — Җәмилә дә Иринаны куәтләде.
...Алар палатага кергәндә Люданы больница киемнәренә киендергәннәр, тәгәрмәчле каталканы алып кергәннәр иде.
—Без әзер, әйдә, әкрен генә торып каталкага күчеп утырабыз, — диде шәфкать туташы.
—Их, шул тикле барасым килми! Әллә нәрсә булды. Мин үләрмен инде, кызлар...
—Юкны сөйләмә, операция ясаган бер кеше үлми. Менә күрерсез, ике-өч көннән йөгереп йөри башларсыз.
—Их, шулай булса! Шулай гына булса!—Караватыннан аерыласы килми, куллары белән каерышканын күреп хатыннар сискәнеп куйды.
***
Люда чыгып киткәч, палата бушап, ятимсерәп калды. Берсенең дә сөйләшәсе килмәде. Җәмилә кулына китабын алып тәрәзә каршына утырды. Ирина кроссвордлар журналына “капланды”. Саимә карчык, эш тапмаганда бер эш булсын, дигән сыман, караватын җыештырды, әйберләрен барлады. Индира колагына наушникларын киеп, яраткан музыкасын тыңларга тырышты.
Вакыт озак үтте. Санитарка кичке ашка кадәр алмалар таратып чыкты. Алсуланып пешкән алмаларга берсе дә үрелмәде.
—Хирургия бүлегенә менеп палатадашыбызның хәлен белешик әле, — Ирина урыныннан кузгалды.
—Ясаган булсалар, инде наркоздан айный башлар вакыты җитә торгандыр, — диде Җәмилә.
***
Хирургия бүлеге коридорында Люданың ире, кызы, кияве, тагын әллә кемнәр өер-өер җыелышкан. Елашалар. Бу ни хәл? Ни булган? Әллә? Юк, булмас! Үлә торган кеше түгел лә әле Люда. Шалкан кебек хатын! Ябыкмаган, как сөяккә калмаган. Яши әле ул, яшәячәк!
Ирина, өергә якын килеп, хәл сорады.
—Үлде Люда... — диделәр...
Операция залына кертеп салып наркоз бирә башлау белән наркозны күтәрә алмаган, җан биргән Люда...
Авыр уйлар белән палатага төште, кайгылы хәбәрне җиткерде. Көтелмәгән хәлдән барысы да телсез калды.
—Чире көчле булган инде бичараның, — диде Җәмилә.
—Әй, күңел дигән начар нәрсәне әйтер идем, хәленә ышанмый, нәрсәләр генә уйламадым. Нәрсәләр генә сөйләмәдем? Хәзер үземә кыен. Караваты ягына карый да алмыйм. Их, өч көнлек дөньяда нигә кеше турында шулай начар уйлыйм икән? — дип өзгәләнде Ирина.
—Күңел ул шуңа күрә, кызым... — диде Саимә карчык.
—Бик өзгәләнмәгез алай. Нишлисең инде. Сез үзегез дә кызарып киттегез. Кан басымыгыз күтәрелмәдеме икән, шәфкать туташы үлчәп карасын әле, — Индира посттагы ак халатлыны чакырды.
—Йөз туксанга сиксән, — диде шәфкать туташы һәм хатынга укол ясады.
***
Палатадагы хатыннар Люданың ире, кызы, кияве ярты ел элек Уфага алып барып эчке органнарын тулысынча тикшертеп, табибларның “күп булса дүрт-алты ай яшәр”, дигәнен белми иде шул...
Лилия ТӨХФӘТУЛЛИНА.
P.S. Исемнәр үзгәртеп алынды.
(Фото Интернет челтәреннән).
Читайте нас: