Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 13:07

Тамырлары Балтач якларыннан Хәлимулла Хаҗиевның

Безнең бабайлар һәм ата-бабалар буыны — сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда туган балалар. Алар ачлык, салкынлык, якын кешеләр үлеме, юклык алдындагы көчсезлекне ишетеп түгел, үз иңнәрендә татып беләләр. Бу кешеләр авырлыклар алдында тез чүкмәгәннәр, адымлап кыенлыкларны җиңеп, алга атлаганнар. Шундыйларның берсе зур әтием — Хәлимулла Гайниәхмәт улы Хаҗиев. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Бүген сезгә аның турында сөйләргә телим.

Безнең бабайлар һәм ата-бабалар буыны — сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда туган балалар. Алар ачлык, салкынлык, якын кешеләр үлеме, юклык алдындагы көчсезлекне ишетеп түгел, үз иңнәрендә татып беләләр. Бу кешеләр авырлыклар алдында тез чүкмәгәннәр, адымлап кыенлыкларны җиңеп, алга атлаганнар. Шундыйларның берсе зур әтием — Хәлимулла Гайниәхмәт улы Хаҗиев. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Бүген сезгә аның турында сөйләргә телим.
ЯЛАНАЯКЛЫ БАЛАЧАК
Хәлимулла Хаҗиев 1948 елның 1 декабрендә, республикабызның бик матур почмагында — Балтач районының Зиләзекүл авылында дөньяга килә. Әти-әнисе Гайниәхмәт һәм Нәкыя Хаҗиевлар колхозчы була. Сугыштан соңгы елларда бер кешегә дә җиңел булмый — тукланырга ризык юк, язын, җәен, көзен ашарга яраклы үлән, җиләк, гөмбә коткара. Кышларын аеруча авыр була — бәрәңге бик иртә бетә, бодай оны тик бәйрәмнәрдә генә кулланыла, ачлы-туклы яшәргә һәм эшләргә туры килә. Шулай булуга карамастан, укуга омтылалар. Зур әтием дә Кизгәнбаш сигезъеллык мәктәбенә бара, 1965 елда аны уңышлы тәмамлый. Каникул көннәрендә, алты ел рәттән, Зиләзекүл, Кизгәнбеш авылларындагы йорт малларын көтүли, ата-анасына, абый-апаларына акча һәм ризык белән ярдәм итә. Көтүченең эш көне таң белән башлана — 9—10 яшьлек малайга нинди авыр булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел. Әмма ул барлык сынауларны лаеклы үтә. Малайның күңелен йокысы һәм тамагы туймау түгел, ә ташландык авыллар, буш тәрәзәле йортлар, мал һәм техника таптаган каберлекләр борчый. Һәм ул шунда үзенә сүз бирә: “Үскәч, боларның барын да үзгәртергә көч салачакмын!”
Югары Карыш урта мәктәбендә урта белем турында аттестат ала. Туган авылыннан бу мәктәпкә кадәр 11 километр ара. Атнага ике тапкыр, язлы-көзле көн саен чабата алыштырырга туры килә. Әмма болар аның белемгә омтылышына комачаулый алмый.
ЧЫН ТОРМЫШ...
1967 елда Хәлимулла Хаҗиев Уфа финанс техникумына укырга керә. Биредә ике ел финанс белеме нигезләрен үзләштерә. Дипломлы белгечне Тәтешле районының финанс бүлегенә юллыйлар. Егет монда да белемен камилләштерү өстендә эшли, читтән торып Бөтенсоюз финанс-икътисади институтына укырга керә. Биш елдан соң аны Благовещен шәһәренә күчерәләр. Ә югары белем турында диплом алгач Башкортстан Финанс министрлыгының үзәк аппаратына алалар. Монда аның финансист таланты чын-чыннан ачыла.
Финанс министрлыгы БАССР Язучылар Союзы белән бер катта урнашкан була. Финанс министрлыгының яшь хезмәткәрләре үзләрен магнит кебек тарткан язучылар белән әңгәмәләшергә ярата. Легендага тиң кеше Мостай Кәримне (Мостафа Сафа улы Кәримов) аеруча яраталар. Зур әтием Финанс министры Шәриф Сөләйманов, сәүдә министры Мидхәт Әфридонов, үзенең якташлары, Бөек Ватан сугышын үткән Мидхәт Шәйдуллин, Миңнемулла Бүләков (драматург Флорид Бүләковның әтисе) белән якыннан аралаша. Алар кадерле кешемнең чын дуслары һәм укытучылары була. Ул алар белән горурлана.
Тәҗрибә туплап, бөек укытучыларда укып, дәүләт хезмәтендә егерме ел хезмәт иткәннән соң, 1987 елның октябрендә, “Башвторчермет” берләшмәсе директоры Шәриф Әбҗәлилов үтенече белән зур әтием шушы берләшмәгә баш бухгалтер булып күчә. Ул килгәнче предприятие банкротлык алды хәленә төшкән убла: ярты ел хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләнмәгән, дәүләт бюджеты һәм тәэминатчылар алдында зур бурычлар җыелган. Предприятие җитәкчелеге финанс хәлен яхшырту чаралары күрә. Нәтиҗәдә, ике ел эчендә финанс хәлендәге кыенлыклар бетерелә, бурычлар белән исәп-хисап ясала. Хәзер алар үзләре производство базаларын киңәйтә башлыйлар — берләшмә территориясендә, Уфа шәһәрендә 50 берәмлек автомашинага исәпләнгән җылы гараж, ике катлы магазин бинасы төзиләр. Стәрлетамак, Мәләвез, Күмертау, Нефтекама, Сибай, Учалы, Ишембай, Октябрьский, Туймазы, Яңавыл шәһәрләрендә, Иглин һәм Чишмә эшчеләр посёлокларында көнкүреш корпуслары, автоүлчәүгеч, админситратив биналар һәм кран хуҗалыклары яңартыла.
Алар шулай ук Уфа, Туймазы, Сибай шәһәрләрендә үз эшчәннәре өчен торак төзелешендә өлешләтә катнашалар. Уфа шәһәрендәге „Ляля-Тюльпан” һәм Иске Балтач авылы мәчетләре төзелешенә зур күләмдә хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
...Ваучерлар вакыты җитә. Берләшмә җитәкчелеге үзенең коллективы алдына берләшмә милкен Башкортстан дәүләт милкеннән сатып алу өчен кыйммәтле кәгазьләрен сакларга киңәш итә. Устав капиталының 85 проценты коллективта кала. Ваучерлар һәм өлешләтә акча белән исәп-хисап ясыйлар. Нәтиҗәдә, берләшмәне ябык типтагы „Башвтормет” җәмгыяте дип үзгәртәләр һәм салым органнарында теркиләр.
1993 елда төп эше белән бергә зур әтием аудиторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә — Мәскәү аудиторлар палатасының бәйсез аудиторы була һәм 1996 елда Русия Федерациясе Финанс министрлыгының бәйсез аудиторына әйләнә. Бу эшчәнлегеннән барлык керемнәрне туган җирендә якташларының тормышын җиңеләйтүгә куллана. 1996 елның 23 сентябрендә, карт бабам Гайниәхмәтне җирләүнең 18 еллыгында, әтисен „халык дошманы” дигән авыр статьядан ркеабилитацияләү һәм зиратта җирләнгән җиде буын ата-бабалары истәлеге хөрмәтенә Зиләзекүл авылында зур әтием төзеткән мәчет ачыла. Аннан алдагы мәчет тарихын кабатламасын өчен (ул 1930 елда яндырыла), монысы тимер-бетоннан эшләнә. Аллаһы йортына зур әтиемнең исеме бирелә. Шулай ук зиратның кәртә-курасы яңартыла. Иске зиратның кәртәләре булмый. Зур әтием үзенең хәтере буенча зиратның территориясен тергезә, укучылар агачлар утырта.
Кизгәнбаш авылындагы зират рәшәткәләре дә яңартыла. Анда минем карт зур әнием Нәкыя җирләнгән. Ул Фәйрушиннар нәселенең җиденче буын вәкиле.
Кизгәнбаш авылында яшәүчеләр зур әтиемә ул вакытта халыкка бик кирәк булган яңа фельдшер-акушер пункты төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Эш тиз һәм сыйфатлы итеп башкарыла.
Зиләзекүл һәм Кизгәнбаш авыллары арасында юл булмау сәбәпле, юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Фәнир Галиханов белән кулга-кул тотынышып бу юл песок-гравий-вак таш катнашмасы белән эшләнә. Егерме ел узса да, әле дә менә дигән хәлдә бу юл халыкка хезмәт итә.
Кизгәнбаш һәм Иске Карагыш авыллары арасындагы юлны күтәртүдә „Райсельхозтехника” берләшмәсе управляющие Рәшит Муллагалиев актив катнаша. Кыска вакыт эчендә эш тәмамлана. Арытабан зур әтием бу җитәкче белән озак еллар якын дуслар булалар.
Зур әтием һәм балачак дусты Әлтәф Галимҗанов Начар, Зиләзекүл һәм Кизгәнбаш авылларын газлаштыруга күп көч һәм акча салалар.
Зур әтием, башка якташлары күңелендә дә туган якларындагы проблемаларны һәм анда яшәгән халык ихтыяҗларын күрү тойгысы уянуга шатлана. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә яшәүче эшкуар Рәвис Баһаветдинов Зиләзекүл авылында кыска вакыт эчендә сугыш кырларында һәлак булган һәм җиңү белән кайтканнар истәлегенә стелла эшләтте. 2018 елның 22 июнендә кунаклар һәм авыл халкы катнашлыгында аны ачу тантанасы үтте. Уренгой шәһәреннән эшкуар Наил Мәрдәнов „Хәлимулла” мәчете бинасын ремонтлатты. Сигез тәрәзәне өч кат пыялалы заманча пластик тәрәзәләргә алыштырды. Когалым шәһәрендә яшәүче эшкуар Илдар Вәлетдинов Кизгәнбаш авылындагы үзенең урамын ремонтлатты. Ул урам йөри алмаслык хәлгә килгән иде. Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче эшкуар Равил Гәриев та үзенең урамында шундый ук эш башкарды. Ул шулай ук авылны төзекләндерүдәге чыгымнарны үзе өстенә алды. Ижау шәһәреннән эшкуар Флорид Фәйрушин авыл уртасындагы күлне тазартырга ярдәм итте. Ул шулай ук башкорт филармониясе артисларын чакырып „Дуслык һәм Бердәмлек” бәйрәмен үткәрүгә күп акча сарыф итте. Ринат Хаҗиев үзенең улы Азамат белән авылда истәлекле Стелла тергезделәр. Кизгәнбаш авылы тирәсендә өстәмә сулыклар булдырылды, аларда хәзер кыргый үрдәкләр, аккошлар, йөзә, челәннәр төшә.
Крестьяннар, кулакларның Кизгәнбаш күтәрелеше һәм патша Николай II Романов гаиләсен Екатеринбург шәһәрендә атып үтерүнең 100 еллыгы көнендә Кизгәнбаш авылында Җиңү белән кайткан һәм һәлак булган кызылармиячеләргә һәйкәл ачылды.
Зур әтиемнең планнары матур. Ул авылдашлары белән җиңүче яугирләр стеласы янында парк булдырып, 134 яугир истәлегенә чыршы үсентеләре утырту теләге белән яна.
Зимфира ЛАТЫЙПОВА, Башкорт дәүләт университетының 3нче курс студенты.
(Фото гаилә архивыннан).
Читайте нас: