Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 13:51

Урындагы проектларны яклау программасы чикләрендә Иске Балтачта су туплау өчен яңа скважина булдырылачак

Район мәдәният сараенда Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча җыелыш үтте. Аның эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Советы Секретаре Расих Акберов, Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов, территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты.

Район мәдәният сараенда Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча җыелыш үтте. Аның эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Советы Секретаре Расих Акберов, Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов, территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты.
Эльмар Рәшит улы проект турында информация белән чыкты. Ул җыелышта катнашучыларны 2018 елгы йомгаклар һәм авыл җирлегенә бәйле иң кискен социаль-икътисади проблемалар белән таныштырды. Соңгылары социаль һәм икътисади инфраструктурага кагыла иде.
Залга җыелган халыкның фикерен исәпкә алып, җыелыш барышында 2019 елда әлеге проектта катнашырга дигән фикергә киленде. Халык урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү иң дөрес адым булачак, дигән уртак фикергә тукталды.
Җыен барышында эшләнәсе объект та билгеләнде. Иске Балтач авылында яшәүчеләр бертавыштан авылда скважина бораулап су туплау җайланмасын капиталь ремонтлау турында карарга килделәр. Арытабан балтачлылар ачык тавыш бирү юлы белән проектны финанслауда үз өлешләрен кертү суммасын билгеләде, эшне оештыру һәм үткәрү өчен инициатив төркем сайлады, җыелган акчалар экономияләнгән очракта аны урамнарны яктыртуга куллану дөрес булыр иде, дигән тәкъдим хупланды.
Эльмар Рәшит улы белдерүенчә, Иске Балтач авылы елдан-ел үсешә. Җәйге чорда, аеруча корылык елларында, суүткәргеч белән проблема килеп туарга мөмкин. Проект буенча резерв скважинасын бораулау эше тормышка ашса, су белән тәэмин итүдә кынлыклар булмас.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: