Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2018, 12:06

Иске Балтач авылының “Буратино” балалар бакчасында әниләре катнашлыгында бәйрәм үтте.

Иске Балтач авылының “Буратино” балалар бакчасында әниләре катнашлыгында бәйрәм үтте.

Балтачта әниләргә-зүр хөрмәт
Бала өчен әнидән дә якты, мәрхәмәтле, олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәткән өчен без алар алдында мәңге бурычлы. Чын күңелдән борчылуы, яратуы, назлавы алтын-мәрҗәннән дә кыйммәт. Ноябрь ахыры иң газиз әниләребезне зурлау, данлау ае буларак истә калачак.
Күктән төшкән беренче, ап-ак кар бөртекләре белән бергә ноябрьнең соңгы ялында аналар бәйрәме үткәрелә. Без аны көтеп алабыз. Халыкара Хатын-кызлар көнен яратсак та, әлеге бәйрәмдә бар игътибар— әниләргә. Бала баккан гүзәл затлар гына хөрмәтләүгә лаек була. Әниләр хөрмәтенә шигырьләр языла, сурәтләр төшерелә. Чал чәчле аксакал да, бөеклек яулаган шәхесләр дә, ил белән җитәкчелек иткән ир-егетләр дә Ана алдында баш ия. Чөнки аларның матур эшләренең башы— ана бүләк иткән гомер hәм ана биргән тәрбиядә. Уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниләребез булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына аз. Аны кадерләргә, яхшы уку, үрнәкле тәртип, эшкә өйрәнеп үсү белән газизләребезне шатландырырга кирәк.
Шундый изге ният белән район үзәгенең „Буратино” балалар бакчасында бәйрәм оештырып, тәрбияләнүчеләр әниләренә үзләренең сәләтләрен, осталыкларын нәфис сүз, җыр-бию, изге мөгамәлә аша күрсәттеләр. Әниләр дә чараның үзәгендә булды, төрле кызыклы уеннар уйнап, сабыйлары белән бергә күңелле ял иттеләр.
Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар. Чараны үз төркемнәрендә тәрбиячеләр Анжела Гыйләҗева, Гөлназ Дәүләтханова, Римма Фәттәховалар оештырды.
Зәлифә ГАТТАРОВА,
музыка җитәкчесе.
Читайте нас: