Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 11:40

Иске Янбай авыл җирлегенә янгын сүндерү өчен махсус җайланма алынды

Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм районда бу яклап эш яхшы куелган. Авыл җирлекләрендә янгын сүндерү расчётлары урындагы власть органнары карамагында.

Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм районда бу яклап эш яхшы куелган. Авыл җирлекләрендә янгын сүндерү расчётлары урындагы власть органнары карамагында.
Иске Янбай авыл җирлегендә агымдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, янгын сүндерү өчен махсус тагылма алырга кара иткәннәр иде. Бу тәкъдим җыенда катнашкан авыл халкы тарафыннан да хуплау тапты. „Беларусь” тракторы белән агрегатлана торган тагылманы алуга урындагы бюджеттан да, халык җыйган өлеш тә файдаланылган.
—640 мең сумга төшкән тагылма шушы көннәрдә авыл җирлегенә кайтарылды. Ул җаваплы эштә төп ярдәмче булыр, дип ышанабыз. Тагылманың җентекләп өйрәнергә, аның барлык мөмкинлекләрен эшкә җигәргә,— ди җирлек башлыгы Рәзиф Ахунов.
Ышанчылы янгын сүндерү җайланмасы, билгеле, янгынны уңышлы сүндерергә мөмкинлек бирер.
Кызганыч, янгын очраклары теркәлеп тора. Яңа җайланма киләчәктә бу төбәк халкыне бәла-казалардан сакларга ярдәм итәр.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: