Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 12:37

Сәйтәк авылында гомер иткән гаилә юбилярлары Нурмөхәмәтовлар Республика Башлыгы бүләген кабул итте

Узган атнада Сәйтәк авылында яшәгән хезмәт ветераннары Рәфидә Масһар кызы һәм Фәнис Исмәгъзам улы Нурмөхәмәтовлар Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүләген кабул итте.

Узган атнада Сәйтәк авылында яшәгән хезмәт ветераннары Рәфидә Масһар кызы һәм Фәнис Исмәгъзам улы Нурмөхәмәтовлар Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүләген кабул итте.
Бүләкне бу матур парга Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина тапшырды. Алтын гаилә юбилярларына җылы теләкләрен юллап, алдагы гомерләрендә тињнәре белән картлыкны шатлык итеп яшәүләрен теләде Эльза Семёновна.
—Нурмөхәмәтовлар кебек үрнәкле гомер юлы үткән бәхетле парлар күп безнењ җирлектә. Фәния Исмәгъзам улы гомере буе яшь буын вәкилләрен георграфия фәненнән белем биргән, Рәфидә Масһар кызы интернатта тәрбияче булып эшләп хаклы ялга туктаган. Үзләре дә игелекле балалар үстергәннәр, оныкларыныњ аякка басканын күреп сөенгән бәхетле кешеләр, — ди Эльза Фаюршина.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: