Һәр атнаның дүшәмбе көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев шәхси сораулары белән гражданнарны кабул итә. Агымдагы атнада районның төрле авылларыннан 5 кеше район җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.
Олы яшьтәге ир, инвалидлыгы булган тормыш иптәшенә медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүне сорады. Кеше ярдәменә мохтаҗ авыру ханымны өенә барып табиблар комиссиясе карау үткәреп, дәвалау курсы билгеләнәчәк.
Иске Балтач авылыннан шәхси эшкуар район мәдәният сарае фойесында халыкка чәй, кофе эчү урыны өчен мәйдан арендалау мәсьәләсен күтәрде. Халыкта сорау белән файдаланган сервисны эшкә кушу өчен Илгиз Әхвәс улы бина эчендәге уңайлы урынны арендага бирү ягында булуы турында әйтте, мәсьәләне кабат карап хәл итәргә вәгъдә итте.
Югары Янактай авыл җирлеге гражданнарын күптәннән борчыган мәсьәләләр — юлсызлык һәм табигый газ ягулыгына ялгана алмаулары. Бу көнне авылдан ике кеше әлеге мәсьәләне күтәрде.
Юлсызлыкка кагылышлы сорау буенча Юл хуҗалыгы идарәлеге карамагындагы юлларның киләчәктә эшләнәчәге турында җавап алды янактайлылар. Ә газ буенча хәл катлаулы. Проекты эшләнгән объект башлангыч ала алмый. Бер төрле программага да үтә алмау сәбәпле, бу мәсьәләне республика җитәкчелеге алдында күтәрерү дөрес булыр, дигән уртак фикергә киленде.
Сәйтәк авыл җирлегеннән килгән ханым авылдагы ике урамның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы, халыкның ярымҗимерек хәлдәге күпер аша чыгып йөрүе, олы яшьтәге, ялгызлары көн күргән апаларга социаль хезмәткәр билгеләнмәве, авыл клубына мәдәни чараларны оештыручы эшенә кеше таба алмаулары һәм башка мәсьәләләрне күтәрде.
Кабул итү барышында күтәрелгән һәр сорау, һәр мәсьәлә игътибарга алынды. Урында җавап бирелмәгәннәренә тиешле хезмәтләргә юлланып хәл итү юллары билгеләнәчәк.
Белүебезчә, Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикага кайтып эшли башлаган беренче көннәреннән җитәкчеләрне халыкка ачык булырга чакырды, моның өчен социаль челтәрләрдә халык белән туры бәйләнеш булдырылды.
Үзе яшәгән төбәктәге тормышның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаганнар бу мөмкинлектән файдалана.
Килеп туган сораулар белән түбәндәге аккаунтлар аша мөрәҗәгать итәргә була:
Радий Хәбировның социаль челтәрләренә безнең районнан юлланган сорауларының берсен һәм аңа килгән җавапны карап үтик:
„В нашем Янбаевском сельсовете Балтачевского района уже с 1980 года нет освещения, горят только где проживают начальники и депутаты!”
„ Уважаемый Альберт Рафаэлевич! На сегодняшний день в состав Янбаевского сельского поселения входят 5 деревень, в которых имеются в общей численности 55 точек освещения: деревня Уразаево (20 точек), деревня Староянбаево (12 точек), деревня Бигильдино (12 точек), деревня Чукалы (9 точек), деревня Старосултангулово (2 точки). Для установки приборов освещения решающими факторами являются наличие электроопор, социально значимых объектов, интенсивность движения, а не домохозяйства конкретных лиц.
В настоящее время оформлена заявка на дополнительное освещение улицы Заречной в деревне Уразаево. Также планируется увеличить количество точек освещения по мере поступления финансирования”.