Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2018, 13:49

Балтачлылар, арзан чакта укып калыгыз

Яңа елдан һәвәскәр водительләрне әзерләү курсларында уку өчен түләү суммасы 10 процентка артырга мөмкин.

Яңа елдан һәвәскәр водительләрне әзерләү курсларында уку өчен түләү суммасы 10 процентка артырга мөмкин.


2019 елда Русия автомәктәпләрендә уку өчен түләү бәясе яңа елдан уртача 10 процентка арта. Бу хакта “Известия” гәзитенә сылтама белән, “Кызыл таң” хәбәр итә.
Төп чыганак хәбәр итүенчә, уку өчен формаль түләү шулай ук кала. Әмма укучыларга бензин һәм машина йөртү сәгатьләре өчен өстәмә түләргә кирәк булачак.
“Нефть компанияләре - бензинга, торак-коммуналь хуҗалыклар хезмәтләргә бәяне арттырмаган очракта, бәлки бәяләр артмас", - дип белдергән Машина йөртүчеләрне өйрәтү һәм тест үткәрү милли эксперт советы әгъзасы Александр Лыткин.
Әлеге вакытта автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе зур шәһәрләрдә 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Читайте нас: