Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 11:36

Иске Балтач авылы зираты Рәшит Мәвгари улы карамагында

Ул бу эшне фәкать җәмәгать башлангычында алып бара. Алтмыш алты яшьлек Рәшит абыйның хезмәт, тормыш биографиясе дә үзе кебек гади. Унсигезе тулгач, Иске Балтач авылы егете биленә соры каеш буа. Хәрби хезмәт елларын Мәскәү төбәгендә урнашкан бер дивизионда подстанция электромонтёры сыйфатында үтә.

Ул бу эшне фәкать җәмәгать башлангычында алып бара. Алтмыш алты яшьлек Рәшит абыйның хезмәт, тормыш биографиясе дә үзе кебек гади. Унсигезе тулгач, Иске Балтач авылы егете биленә соры каеш буа. Хәрби хезмәт елларын Мәскәү төбәгендә урнашкан бер дивизионда подстанция электромонтёры сыйфатында үтә.
Кайткач, районның Куйбышев исемендәге колхозында, „Агропромхимия” берләшмәсендә эшли. Урман кисү кебек авыр, катлаулы участокта көч сала. Йорт сатып алып, шуны яңартып яши. Арытабан кулланучылар җәмгыятендә хезмәт салган елларын да сагынып искә ала ул.
1988нче ел. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә Рәшит Хәмәтов та чакырыла. Беренче гыйнвардан беренче майга кадәр хәвефле зонада командировкада була райондашыбыз. Анда күргәннәре, башыннан кичкәннәре турында сөйләргә яратмый ул. Гомумән, үзе турында сүз алып бара торган кеше түгел Рәшит абый. Кулыма каләм алып аның турында кызыксынырга авылдашы Ленар абый Нуртдиновның тәкъдиме этәргеч бирде.
—Дистә еллар дәвамында Иске Балтач авылы зиратын каравыллау эшләрен алып бара. Гомере буе кайда кушсалар, шунда эшләгән. Кеше мәнфәгатен үзенекеннән артык күреп яшәгән абый ул. Гәзит битләрендә аның турында язма урын алуга күптән лаек, — диде.
Рәшит абыйны элекке „Агропромхимия” берләшмәсе пекарнясына яңа пешкән икмәк алырга килгән мәлендә очратып, берничә минут вакытын бүлеп әңгәмәләшергә көч-хәлгә күндердем. Һәм сүзне без аның белән шушы җаваплы эшкә килүеннән башладык.
—1994нче елның 10нчы гыйнвары иде. Иске Балтач авыл Советы рәисе вазифасында Өлфәт Исламов эшләгән чор. Күршем, миңа кадәр зиратны тәрбияләп, карап торган Зәрифҗан абый Карамовны җирләдек. Халык бик күп җыелган иде. Шунда җыен ясап, мине Зарифҗан абый урынына урыслар әйткәндәй, „смотритель кладбища” итеп сайлап куйдылар. Алдагы елга бу вакыйгага 25 ел тула. Шул гомер эчендә җәмәгать эшен иңнәремдә алып барырга тырышам...
Кыска гына итеп җәмәгать эшенә „җигелүе”н шулай аңлатты ул миңа.
Чирек гасыр гомер эчендә мәңгелек йорт тирәсендә чисталык, тәртип тота. Көзге, язгы айларда, халыкны җәлеп итми, корып ауган агач кәүсәләрен үз көче белән кисеп, яндырып, эш итеп куя.
—Дусларым бар. Күләмлерәк эшләр башкарганда алар ярдәменә таянам, — ди. —Зират эчендәге кирәк-яракларны куя торган будка искерде. Бер яңа будка хәстәрлисе иде. Анысын үз көчем белән генә булдыра торган эш түгел. Спонсорлар эзлим. Шул эшне башкарып чыга алсам, эшемне яшьрәк кешегә тапшырыр идем...
Соңгы елларда зиратның мәйданы зурайтылганнан соң, җирләүне тәртип белән алып барырга тырыша Рәшит абый. Якыннарын үзләре теләгән урынга җирлиселәрен килгән кешеләрнең хәленә керә, урын табып бирә. Үз тырышлыгы белән җәйдән камыш чабып, киптереп куя, спонсорлар табып, агачлар (такта) хәстәрли. Ялгызлары гомер иткән өлкән яшьтәгеләр вафат булганда алдан күрелгән хәстәрлек бик ярап куя.
Вафат булучылар саны белән кызыксынам.
—Ай, кеше күп үлә. Авылдан күченеп китеп шәһәрдә гомер кичергән кешеләр дә соңгы теләкләре буенча авылда җирләнәләр. Төрле милләт кешесе җирләнә. Һәр милләт кешесенә аерым төбәктә урын булдырылган. Электән салынган тәртипне сакларга тырышабыз. Исем кушылмаган сабыйларга исем кушып җирлибез, каберләренә рәшәткә куябыз, исем-шәрифен язабыз. Ел саен уртача 55 кеше җыела. Бер елны гына 34 кеше җирләнде... Шәһәрдән кайтарып җирләнгәннәрне дә исәпләсәң, бу сан 68-70 кешегә җиткән еллар булды...
Якынча исәпләүләр буенча, узган гасырның 1930нчы елларында беренче мәет җирләнгән зират 7 гектарга якын мәйданны били.
Авылның патриотлары юк түгел. Узган елда Иске Балтач авылында гомер итүче хезмәт ветераны Фируза Ахмәдиярова уллары белән бергәләшеп, зират янында кое казыткан. Якын кешеләре җирләнгән балтачлылар каберләрне тәрбияләргә килгәндә, чәчәкләр утыртканда су сибәргә, кул юарга шул кое суыннан файдалана. Җеназага җыелган кешеләр дә Әхмәдияровлар булдырган изгелеккә чиксез рәхмәтле.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: