Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2018, 11:42

Балтачлылар комсомол юллары буйлап „атлады”…

Дөньядагы беренче массакүләм яшьләр оешмасы — Ленин комсомолының 100 еллык юбилее уңаеннан район мәдәният сараенда тантана үтте. Анда Балтач җирендә төрле елларда комсомол хәрәкәтендә катнашкан ветераннар, бүгенге яшьләр чакырылган иде.

Дөньядагы беренче массакүләм яшьләр оешмасы — Ленин комсомолының 100 еллык юбилее уңаеннан район мәдәният сараенда тантана үтте. Анда Балтач җирендә төрле елларда комсомол хәрәкәтендә катнашкан ветераннар, бүгенге яшьләр чакырылган иде.
Гражданнар сугышы чорындагы авыр елларда оешкан комсомол данлы юл үткән. Аны булдыруда башлап йөрүчеләр Туган ил өчен яңа гадел тормыш төзергә әзер булганнар. Беренче бишьеллыкларда коммунистлар белән бергә социалистик системаның өстенлеген күрсәткәннәр, илне индустираль лидер ясаганнар.
Балтачлылар да читтә калмаган. 1919нчы елда Тушкыр авылында комсомол оешмасы оеша. Беренче комсомоллар Казихан Хөсәинов, Галихан Мостафин, З. Әминев була. 1923нче ел. РКСМның (Революцион коммунистик яшьләр союзының) волсть комитеты оеша. Секретаре итеп Исмәгыйл Даутов сайлана...
Биш ел гомерен комсомол лидеры эшенә багышлаган Фәния Сабирҗанова бу көнне залда иде. 1954—1959нчы елларда ВЛКСМ район комитетының икенче һәм беренче секретаре вазифасында эшләгән ветеран, комсомоллар белән кукуруз үсереп СССР күләмендә икенче урынга чыгулары, районга бишекле ИЖ мотоциклы, Үзәк комитетның Мактау грамотасы, акчалата бүләк тапшырылуы турында горурланып бәян итте.
Өлкән пионервожатый, ВЛКСМ район комитеты, КПСС район комитетында, район Хакимиятендә җаваплы вазифаларда эшләгән Клара Локманова залдагыларны 1960—1970нче еллар комсомоллары исеменнән котлады.
—Комсомол — ул безнең яшьлек еллары, хыяллар, романтика, мәхәббәт, киләчәк. Без — бәхетле буын. Чөнки СССРда тудык. Шул чорда үстек, белем алдык, хезмәт юлын башладык. Укытучыларыбыз да утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннары иде. Алар безнең күңелдә спортка, сәламәтлеккә нигез салды. Безнең эшне күрә белделәр. Күпләр өчен комсомол башлангыч мәйдан булды. Арытабан күпләр җитәкче вазифаларда эшләде. Тормыш мәктәбе бездән үз җиребезнең патриотларын тәрбияләде. Әдип Әлетдинов, Рәфкать Даутов, Мөдәрис Шакиров, Гафурьян Шакировларны шул исемлектә атап үтә алам, — диде Клара Фатыйх кызы.
Луиза Хаҗимуллина, унҗиде яшендә ВЛКСМның XVII съездында делегат сыйфатында катнаша. Тантана барышында ул да кичерешләрен уртаклашты:
—Без бик актив, энергияле, энтузиазм белән тулы идек. Съезддан искиткеч тойгылар белән кайтканым хәтеремдә. Кызыклы очрашулар, әңгәмәләр, экскурсияләр оештырылды. Делегатлар арасыннан күп дуслар таптым, күпләре белән озак еллар дәвамында хатлаштык. Алар барысы да зур кешеләр бклдылар. Без комсомол булудан уңдык. Күңеллебез, йөрәгебез белән әле дә комсомол булып калабыз.
Залга җыелган ветеран-комсомолларны, яшьләрне район Хакимиятенең Информация-аналитика бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова котлады. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Фларид Хәбипов ветеран-комсомолларга раойн Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Тантананы район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова һәм 1989—1992нче еллардагы ВЛКСМ район комитетының оештыру бүлеге мөдире Азат Имаев алып барды. Бүгенге пионерлар сәламеннән башланган тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Район мәдәният сарае, авыллардан җыелган үзешчән сәнгать осталары, үрнәкле һәм Халык коллективлары, аерым башкаручылар көче белән тематик сценраий буенча әзерләнгән бай программа үзенчәлекле, бик уңышлы чыккан. Залга җыелган ветеран-комсомоллар үзләренең яшьлек елларында яратып тыңлаган ретро җырларны тыңлап бер хушланса, сәхнәдәге проекцион экраннан күрсәтелгән слайд-фильмнан Балтач комсомоллары хәрәкәтенең ялкынлы елларын хәтерләрендә яңартып сөенеч кичерде. Чөнки үткән еллары алар өчен бай тарих битләре һәм һич үкенечле түгел.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
















Читайте нас: