Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2018, 11:06

Талантлы рәссам Борис Зайнутдинов — Балтач мариларының горурлыгы

Балтач районының Түбән Иванай авылында районның „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономия идарәсенең отчёт җыелышы үтте.

Балтач районының Түбән Иванай авылында районның „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономия идарәсенең отчёт җыелышы үтте.

Бу көнне кунаклар Балтач җирендә яшәгән мари милләт вәкилләренең казанышлары, уңышлары, проблемалары белән танышып кына калмады, халыкның иҗат эшләре: кул осталарының күз нурлары кушып башкарылган сувенирларына, куллану әйберләренә, Балтач җирендә яшәп иҗат иткән рәссам Борис Зайнутдиновның картиналарына сокланды.
Борис Шакирович бар булмышын укытучы һөнәренә багышлаган кеше. Иванай урта, Көнтүгеш сигезьеллык мәктәпләрендә рәсем, сызым дәресләреннән укытты, балалар сәнгате мәктәбе филиалында яшь буын вәкилләрен рәсем сәнгатенә өйрәтте. Аның укчылары арасында мөгаллим юлыннан атлаган, билгелелек яулаган егет – кызлар байтак.
Хаклы ялда булуга карамастан, Борис Шакирович кулыннан пумаласын төшерми, иҗат итә. Аның картиналарында туган як табигате гүзәллеге бар тулылыгында чагылыш тапкан.
Карап туйгысыз, соклангыч картиналары аша рәссам туган як табигатен күз карасыдай сакларга чакыра сыман.
Читайте нас: