Тәүдә идарә әгъзалары утырышка җыелды. Анда күтәрелгән мәсьәләләр гомум җыелышка чыгарылды.
Җыелыш эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Көнтүгеш авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев, мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, Мишкә районы тарихи-мәдәни үзәк директоры Алексей Ибулаев, „ЧОЛМАН” гәзите редакторы Игорь Губаев һәм башка җитәкчеләр, мари милләт вәкилләре активистлары катнашты.
Җыелыш мари милләт вәкилләренең ОНАЕҢ (мулла) чыгышыннан башланды. Ул һәр авылда муллалар булдырырга, һәр эшне башлар, юлга чыгар алдыннан Аллаһы ризалыгын алып тотынырга чакырды.
Игорь Намиевич кунакларны сәламләп, авыл җирлегенә караган алты авылның дүртесендә дус һәм тату гомер кичергән мари милләт вәкилләренең уңышлары, аларны борчыган проблемалар турында сөйләде. 1100 халык яшәгән авыл җирлегендә еллар дәвамында халыкның иң үзәгенә үткән проблема — юлсызлык, авылларга егерме беренче гасырда да „зәңгәр ягулык”ның килеп җитә алмавы, Тозлыбин авылында клуб бинасына ремонт таләп ителә һәм штатлы хезмәткәр кирәк. Җирлек башлыгы милләттәшләрен һәм бар халыкны алдагы елларда да бер гаиләдәй дус һәм тату яшәргә, һәр башлангычта актив катнашырга чакырды.
Илгиз Әхвәс улы мари милләт вәкилләрен хезмәт сөйгән, уңган халык дип билгеләде. Районның мәдәни, җәмәгать, сәяси тормышында актив катнашуларына тукталды. Районда биш милли-мәдәни берләшмә эшли. Мари милли-мәдәни автономия мари милләтен, мәдәниятен, телен, милли традицияләрен саклау, халык кәсепләрен үстерүдә зур роль уйный. Агымдагы елда Янтимер авылында район күләмендә „Семык” бәйрәменең зур оешканлыкта үтүен, бу төбәктәге Мата елгасындагы буаны арытабан зурайтып культуралы ял итү урыны булдырырга тәкъдим итте.
—Мин һәрвакыт ачык. Туган районыбызны арытабан үстерүгә эшлекле тәкъдимнәр көтәм. Бергәләп игелекле эшләр башкарыйк! — диде халыкка мөрәҗәгать итеп. Активистларга район Хакимиятенең мактау грамоталарын тапшырды. Ә идарә рәисе Пётр Салиевичка өр-яңа ноутбук бүләк итте.
Моннан бер ел элек оешкан җәмәгать оешмасы рәисе Пётр Абдулов идарәнең бер еллык эшчәнлегенә отчёт доклады белән чыкты. Идарә тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшләр турында гәзит битләрендә һәм сайтта лаеклы яктыртылды.
Унөч кешедән торган идарә сайланган. Эш планга ярашлы алып барыла. Түбән Иванай авыл мәдәният йорты капиталь ремонттан соң быел ишекләрен ачып идарәгә аерым бүлмә бирелгән. Кабинет Пётр Салиевичның шәхси тырышлыгы белән музей-кабинет итеп җиһазланган.
Ел дәвамында башкарылган иң зур эшләрдән идарә рәисе дә „Семык” бәйрәмен атады.
—Минем карашка, бәйрәмнең кульминацион өлеше бәйрәмгә җыелган халыкның мари милләт вәкилләренең „Аркан” биюен күмәк башкаруы булгандыр. 980 метр озынлыкта сузылган „аркан”ны яше-карты күмәк башкарды,— диде Пётр Абдулов.
Проблемалар да юк түгел. Иванай авыл мәдәният йорты сәхнәсенә пәрдәләр, музыка аппаратурасы җитешми. Мәктәпләрдә мари милләт вәкилләренә уку китаплары белән кыенлыклар килеп туган очраклар бар. Мари милләт вәкилләре тормышын, яшәешен, проблемаларын яктырткан бердәнбер республика басмасы „ЧОЛМАН” гәзитен алдыручылар да Балтачта 70 кеше белән чикләнә...
Тагын нинди проблемалар борчый, алга нинди уй-планнар белән яши мари милләт вәкилләре? Бу хакта тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз.