Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2018, 11:30

Балтач пассажирларын шәхси эшкуар “Ф.М. Хәтмуллин” хезмәтләндерә

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Республика Хөкүмәтендә үткәргән киңәшмәдә властьлардан легаль булмаган пассажир ташучыларга каршы чара күрү проблемасын күтәрде.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Республика Хөкүмәтендә үткәргән киңәшмәдә властьлардан легаль булмаган пассажир ташучыларга каршы чара күрү проблемасын күтәрде.


Бу мәсьәлә, әлбәттә, Уфа шәһәренә генә түгел, барлык район халкына да кагыла. Ни өчен, дигәндә, юлга кемгә утырып чыгу — гомереңне хәвефкә дучар итүгә тиң.
Безнең районда пассажирлар ташу кебек җаваплы эш белән унике ел дәвамында рәсми рәвештә „Ф.М. Хәтмуллин” шәхси предприятиесе хезмәткәрләре шөгыльләнә. Предприятие җитәкчесе Фидарис Мотаһар улының шәхси эшкуарлык стажы 25 елга тиң. Шуның унике елы пассажирлар ташу хезмәтенә бәйле. Шәхси эшкуар автопаркында биш берәмлек транспорт чарасы исәпләнә: „Форд-транзит”, өч „ГАЗель” автобуслары, аз сандагы пассажирлар ташуга махсуслашкан Лада Ларгус автомобиле.
—Махсус лицензия алып, страховкалау компаниясе аша пассажирларны страховкалап юлга чыгабыз. Уфа шәһәренә — Республика клиник дәваханәсенә, башка больницаларга райондашларны илтеп куябыз, барып алабыз. Студентлар өчен дә бик уңайлы безнең хезмәт. Үзләре белем алган уку йортларына, гомум торакларга документлар, азык-төлек илтәбез. Шулай ук туйларга, юбилейларга, Уфа шәһәренә концертларга коллективлар белән юлга чыгабыз, — ди Фидарис Мотаһар улы эшчәнлекләре белән таныштырып.

Юлдагы хәвефсезлекне шәхси җаваплылыгына алган транспортка утырып зур юлга чыгу һәр кеше өчен ышанычлы.


(Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзитендә утаныша аласыз).
Читайте нас: