Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 17:35

Мәчетле районында мамонт калдыклары тапканнар

Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак авылында суүткәргеч салу өчен чокыр казыганда мамонт сөякләре тапканнар.

Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак авылында, суүткәргеч салу өчен чокыр казыганда, мамонт сөякләре тапканнар.


18 октябрь көнне бу табышка “Тепловик” предприятиесе экскаваторчысы Салават Фатыйхов тап булган.
Мамонт калдыклары җир астында өч метр тирәнлектән табылган. Табыш урынына Мәдәни мираслар объектларын дәүләт саклавы республика идарәсеннән археологларны. чакыралар. Алар биредә казу эшләре белән шөгыльләнә.Мамонт сөякләренең бер өлешен тикшерү өчен үзләре белән алалар. ала.
Мәчетле районында мамонт сөякләре табылуы беренче очрак түгел. 2015 елда Абдулла авылында мамонт тешләре, ә былтыр Иске Мишәр авылында борынгы хайван сөякләрен тапкан булганнар.
Табылган объектлар әлеге вакытта районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда саклана икән, дип яза "Башинформ" Мәчетле район Хакимияте рәсми сайтына сылтама белән..



Читайте нас: