Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2018, 19:51

Сәйтәктә гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр

Сәйтәк авылында гаилә тормышының алтын юилеен билгеләгән парга авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльза Фаюршина кичә Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.З.Хәмитовның Котлау хатын һәм бүләкләген тапшырды



Республика Көне уңаеннан гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләү матур бер традициягә керде.

Сәйтәк авылында бергә ярты гасыр тормыш кичергән Флүзә һәм Рәфит Зәйдуллиннарны гаилә юбилейлары белән котларга туганнары һәм якыннары гына түгел, рәсми вәкилләр дә килде.
Юбилярларга Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина кичә Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.З.Хәмитовның Котлау хатын һәм бүләген тапшырды.
Бергә узган 50 ел – акча белән үлчәнми торган зур байлык. Флүзә һәм Рәфит Зәйдуллинарны Сөйтәктә “алтын кешеләр”гә тиңлиләр.
Әлбәттә, өйләнешкәч тә алларында алтын таулар өелеп тормагандыр. Моннан илле ел элек, барлык чордашлары кебек, алар да уртак тормышны юктан башлап җибәргән парлар. Ә бүген тырыш хезмәтләре, илебез өчен игелекле балалар үстерүләре, матур дөнья көтүләре белән үрнәк гаилә дәрәҗәсен яулаган узаманнар алар.
—Парлы гомер – барлы гомер. Горурлык хисләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел,—диләр республика җитәкчелеге хөрмәтен тойган юбилярлар.
Читайте нас: