Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2018, 18:10
Автомобиль теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Русиядә автомобильләргә һәм тагылмаларга дәүләт теркәве үткәрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
Русиядә автомобильләргә һәм тагылмалар
га дәүләт теркәве үткәрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Русия Эчке эшләр министрлыгы тиешле боерыкны 26 сентябрьдә бастырып чыгарган.
"Татар-информ"
, РБК
мәгълүматларына сылтама белән, шул хакта хәбәр итә.
Автомобиль хуҗаларына машиналарын транспорт чарасының электрон паспорты (ПТС) белән теркәргә рөхсәт иттеләр. Шул ук вакытта алдан бирелгән кәгазь паспорт та (ПТС) гамәлдә булачак. Аны электрон паспортка алыштырып була. Алыштырган очракта, кәгазь паспорт гамәлдән чыгарыла.
Автомобиль двигателен алыштырганда, аны күзәтүгә җибәрергә була. Шуннан соң двигатель номерын ПТСка һәм ЮХИДИ мәгълүмат системасына кертәләр. Шул ук вакытта яңа двигатель эзләүдә булырга тиеш түгел. Аның моделе һәм тибы искесенеке кебек үк булырга тиеш, шулай ук завод маркировкасы да куелган булу таләп ителә.
Яңа кагыйдәләр буенча, машинаны теркәгәндә, әгәр шәхси паспортың югалган булса, аның урынына шәхесне раслый торган вакытлыча документны файдаланып та була. Әгәр бер машинага берничә кеше хуҗа икән, алар, ЮХИДИ (ГИБДД) органнарына үзләренең риза булулары турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итеп, машинаны бер генә кеше исеменә терки алалар.
Чыганак
.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде