Балтач таңнары
-4 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2018, 18:10
Балтачта Өлкәннәр көне лаеклы үтәчәк
Өлкән яшьтәге гражданнарның социаль статусын яклау, җәмәгатьчелек игътибарын олы яшьтәгеләр проблемасына җәлеп итү максатыннан район Хакимияте „Районда Өлкәннәр көнен үткәрү турында”гы карар чыгарды.
Өлкән яшьтәге гражданнарның социаль статусын яклау, җәмәгатьчелек игътибарын олы яшьтәгеләр проблемасына җәлеп итү максатыннан район Хакимияте „Районда Өлкәннәр көнен үткәрү турында”гы карар чыгарды.
Карарда Өлкәннәр көнен лаеклы үткәрү йөзеннән чаралар каралган.
25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барлык оешмаларда сугыш, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, хезмәт коллективы җитәкчеләре белән очрашулар оештырылачак.
Авыл җирлекләре башлыклары, „Гаилә” үзәге, „Изге уй” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге, үзәк район больницасы белән берлектә аз тәэмин ителгән өлкән яшьтәге һәм ялгызлары яшәгән пенсионерларга материаль, шул исәптән хәйрия һәм ташламалы шартларда социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль хезмәтләр һәм ярдәм күрсәтү чараларын күәчәк.
Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар башкалар ярдәменә мохтаҗ олы яшьтәге гражданнарга көнкүрештә шефлык ярдәме күрсәтәчәк.
„Шифа” аптекасы 1-10 октябрь көннәрендә пенсия яшендәгеләргә ташламалы бәяләрдә медикаментлар сатуны оештырачак.
Урындагы басмада бу көнгә багышланган махсус бит дөнья күрәчәк.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде