Балтач таңнары
-13 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2018, 10:47
Үзәктә – коррупциягә каршы көрәш
“Кызыл таң” гәзите сайты хәбәр итүенчә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.
“Кызыл таң”
гәзите сайты хәбәр итүенчә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.
Төбәк җитәкчесе Русия Президенты Владимир Путинның 2018-20 елларга Коррупциягә каршы тору буенча дәүләт планын раслау турында указга кул куюын белдерде. Документ әлеге өлкәгә кагылышлы законнарны үтәүгә контрольне көчәйтүне күзаллый. Аерым алганда, коррупция дәрәҗәсенә бәя бирү өчен социологик тикшеренүләр үткәрү, аерым категория хезмәткәрләргә коррупциягә каршы кайбер тыюлар һәм чикләүләрне куллану, туганнар турында мәгълүмат алуны киңәйтү каралган.
Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, тиешле үзгәрешләр республиканың коррупциягә каршы планына кертелгән дә инде. Мәсәлән, киләсе елның 1 гыйнварыннан кереме һәм милке турында мәгълүмат тапшырырга тиешле чиновниклар моны махсус компьютер программасы ярдәмендә эшләргә тиеш. Бу барлык дәрәҗә депутатларга, дәүләт һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә кагыла.
Моннан тыш, федераль законга ярашлы, агымдагы елдан башлап, урындагы Советлар депутатлары керемнәре турындагы мәгълүматны республика Башлыгына тапшырырга тиеш. Рөстәм Хәмитов әлеге таләпне үтәмәгән 25 депутатның үз мандатын югалтуы турында искә төшерде.
– Илдә коррупциягә каршы көрәш таләпләрен бозган кешеләрне, ышанычны югалту сәбәпле вазыйфасыннан бушатылганннар исемлегенә кертү практикасы бар, – диде төбәк җитәкчесе. – Советлар рәисләренә бу мәгълүматны депутатларга җиткерергә кирәк. Гомумән, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләргә коррупциягә каршы законнарны үтәмәгән өчен нинди нәтиҗәләр көтүен активрак аңлатырга кирәк.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Иҗтимагый хәвефсезлек советы составында оештырылган яңа структура – Коррупциягә каршы көрәш буенча идарә булдырылуы турында сөйләде. Рөстәм Хәмитов идарә составына тәҗрибәле һәм белемле хезмәткәрләр керүен ассызыклады, ә яңа структура эше нәтиҗәсе аның шәхси контролендә булачак.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?