Ул Салават Юлаев исемендәге мәйданда оештырылачак.
“Сөт иле” республикада көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде”, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Аның әйтүенчә, чараны оештыручыларның төп максаты – фестивальнең традицияләрен саклап, аны тагын да кызыклы һәм бай эчтәлекле итәргә. Фестивальнең төп девизы “Сөт эч – күтәренке кәефтә бул!” дип атала.
Министрлыкның матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, бу юлы фестивальнең пленар өлеше тагын да тулырак булачак. Аның кысаларында эшлекле сөйләшү узачак, анда сөт бәясе турында сүз барачак. “Сыр җитештерү” семинар-конкурсы да быел беренчегә оештырыла.
Бу чарада Балтач районы вәкилләренең дә катнашуы көтелә.