1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте. Аның эшендә Башкортстан делегациясе составында мин, Радим Гыйләҗев та, катнаштым.
Форумның максаты халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан ролен карау. Анда 30 илдән, Русиянең 60 төбәгеннән 1000 делегат катнашты. Без Башкортостан Республикасыннан 60 артык делегат булдык. Форумның программасы бай иде. Анда эшлекле очрашулар, пленар утырышлар, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияларе үткәрелде. Төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләренә, Казанның татар тарихына бәйле урыннарына, Арчада шәһәр көненә һәм “Печән базары” фестиваленә бардык.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр 2004 елда оештырыла. Ул елда беренче съездда Татарстаннан, Русия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән нибары 484 делегат катнаша.
Уфа, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Борай, Семилетка, Аскын, Балтач, Туймазы, Бәләбәй, Шаран, Яңавыл, Миякә, Бижбүләк, Бүздәк, Кыйгы, Чакмагыш һәм башка шәһәр һәм районнары вәкилләреннән тупланган Башкортостан делегациясе августка чыккан төндә, 0:00 сәгатьтә “Берлек” дип аталган автобуста Казан шәһәренә, форумга юлландык. Иртәнгә таба, яктырта башлагач бер-беребез белән танышу үткәрдек. Һәр-беребез үзе турында сөйләде.
1 август иртәсендә Казанга килеп җиткәч, теркәлү үтеп, универсиада авылында мәһабәт кунакханәдәге матур һәм иркен бүлмәләргә урнаштык. Барып керү белән безне ачык йөзле, киң күңелле, иң якшы кураторыбыз Татарстан кызы Алина Мостафина каршы алды. Аннары Казанның 1000 еллыгы музее белән таныштык. Ул музейдан соң Казанның татар урыннары буенча экскурсия кылдык. Экскурсия вакытында без татар мәдәниятенең тарихи урыннары һәм объектларына бардык. 18.30 сәгәтьтә округлар буенча эшлекле танышу үтте. Ул чара уен-көлкегә бай булды. Мондый чара төрле төбәк яшьләренә якыннанрак танышырга ярдәм итте.
Форумның икенче көне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенә барудан башланды. Анда без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров белән әңгәмәләштек. Һәр делегат үзен кызыксындырган соравын бирде һәм истәлеккә аның белән фотога тоштек. “Проектлар аллеясе” күрсәтелде. Ул проектлар татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм танытуга юнәлтелгән. Проектлар тагын да күбрәк булсын өчен, форумда катнашучылар үзләренең фикерләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. “Проектлар аллеясе”н караганнан соң форумны ачу тантанасы үтте, пленар утырыш башланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербург Университетының тарих факультеты профессоры Әлфрид Бостанов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла һәм башкалар чыгыш ясадылар. Васил Шәйхразиев Татарстан презедентының сәләмен җиткерде, үз фикерләрен уртаклашты.
“Миләтне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Һәр булдырылган проект халыкның күңеле аша үтә. Әти-әниеңнең татар булуы белән горурланырга гына түгел, ә үзеңнең балаларыңны да татар теленә өйрәтергә бурычлысыз,” – дип белдерде Васил Шәйхразиев.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары активлык күрсәткән делегатларга рәхмәт хатлары тапшырды, алар арасында Башкортстаннан Әлфред Дәүләтшин һәм Гөлшат Сафина да бар иде.
Пленар утырышта Айгөл һәм Ильдар Әюповлар гаиләсе үзләренең проекты белән чыгыш ясадылар. Гаиләдә алар өч бала тәрбиялиләр. Алар татар теленә китаплар тәрҗемә иткәннәр, татар телендә җырлар язганнар. Һәм татар гаиләсендәге балаларны тәрбияләүдә киңәшләрен тәкъдим иттеләр.
Диләнүр Ахунҗанова татар сәнгать мәктәбе турында сөйләде. Ул анда укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып хезмәт сала. Сәнгать мәктәбендә төрле милләт укучылары укый. Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Пленар утырышы “Туган тел” җырын җырлау белән тамамланды. Татар халкының гимнын делегатлар басып башкардылар.
Шул ук көнне төбәкләр буенча төркемнәргә бүленеп делегатлар үзләренең проектлары белән таныштырдылар. Тәкъдим ителгән проектларны карагач, чакырылган экспертлар һәм катнашучылар, чыгыш ясаган кешегә үзләренең сорауларын бирделәр. Кызыклы проектлар күп иде. Безнең төркемдә 12 проект каралды. Шулар арасында өч проект Башкортстаннан.
Уфа шәһәреннән Миләүшә Латыпова “Татар кызы” проекты белән таныштырып үтте. “Конкурс үткәннән соң, анда катнашкан кызлар үз теләкләре белән килеп эшләргә, ярдәм итеп, булышып китәләр,” – дип горурланып сөйләде Миләүшә Латыпова.
Шулай ук Уфа шәһәреннән Гөлшат Сафина “Татар телен яратучылар клубы”н оештырган. Ул үзе бушлай укыта, ике төркем белән шөгыльләнә. Укыту таләбе нык, кемдер аена ике дәрестән артык дәрес калдыра, ул кеше белән шундук хушлаша. Төркемгә укучыларны “әңгәмә” аша җыя, иң кызыклы мотивацияле кешеләрне генә үз төркеменә ала.
Стәрлебаш мәдәният йорты директоры Рафаиль Йосыповның проекты гади кешенең язмышы турында спектакльләр куюга багышланган. Алар гади кешенең язмышын белешеп, шул мәгълүматларга таянып сценарий төзеп татар телендә спектакльләр куялар.
Башка төбәкләрдәге делегатларның туризм һәм шәҗәрә, чәк-чәк бәйрәмнәренә, татар телендә эшләнгән квест үтү, татар туе (татар йолаларын үтәп туйлар үткәрелә), татарлар слетына багышланган проектлар белән таныштырдылар. Һәммәсенең дә проектлары кызык һәм фәһемле булды, күпләрне бу проектлар кызыксындырды.
Кич белән “Калеб” кичәсе үткәрелде. Анда безгә татар биюенең кануннарын аңлаттылар. Бию номерларын караганда залда утыручылар арасында сәхнәгә чыгып биергә теләк белдерүчеләр дә күп булды.
“Калеб” кичәсеннән дәртләнеп һәм позитив энергия алып кайтканга күрә, без Башкортстан делегациясе вәкилләре, халыкка үзебезнең концертыбызны күрсәттек. Аны Ленар Яримов һәм Салават Муллагалиев кызыклы көләмәчләр сөйләп алып бардылар. Кадрия Исламова, Ләйсән Хәлиуллина һәм Ренат Салихьянов җыр күчтәнәчләрен өләштеләр. Альбина Гильданова бию номеры белән чыгыш ясады.
Знче август иртәсе дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге белән дәвам итте. Алты мәйданчык булдырылды (“Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Татарстанның яшь илчеләре”, “SMM һәм блогинг”). Бу чарада төрле юнәлешләрдә әңгәмәләр, фикер һәм тәҗрибә алышулар булды.
Шул ук көнне астрофизик, Русия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Али улы Сөнәев лекция укыды. Рәшит Сөнәев галәмдәге яңа йолдызлар, Җиргә охшаган башка планеталар турында сөйләде.
Шул ук көнне форумның җитәкче органнары сайланды. Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды. (Тәбрис Яруллин 2012, 2016 елларда рәис итеп сайланган). Шулай ук алдагы ике елга форумның идарә органы сайланды. Тәбрис Яруллин 50 кешелек исемлекне укыды. Исемлектә Башкортстан Республикасыннан Әлфред Дәүләтшин һәм Миләүшә Латыпова да бар.
Пленар утырыш ахрында 6 дискуссион мәйданчык буенча нәтиҗәләр яссалды. Һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде. VIII Бөтендөнья татар яшьләре Форумы делегатлары күпсанлы фикер алышулардан соң нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне билгеләп үттеләр:
-татар яшьләре хәрәкәтенең динамик үсешен танып, аның милли гореф-гадәтләрне саклап калуга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәдәни күптөрлелекне популярлаштыруга уңай йогынтысын билгеләп үтәбез;
- «Акыл фабрикасы» мәгариф-гамәли мәктәбен, «Татарстанның яшь илчеләре» проектын, «Татарча диктант» бөтендөнья акциясен үткәрү практикасын уңай бәялибез һәм үткәрү географиясен киңәйтергә чакырабыз;
- татар телен туган тел буларак өйрәнүнең һичшиксез кирәклеген һәм әһәмиятен билгеләп үтәбез, Русия Федерациясе Конституциясендә һәм «Русия Федерациясе халыклары телләре турында»гы законда теркәлгән гражданнарның тел хокукларын тормышка ашыруда дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә көчләрне берләштерүнең кирәклеген билгелибез;
- татар мәдәни мирас объектларын (музыка, театр, кино, әдәбият) саклап калу буенча онлайн-проектлар булдыруны һәм танытуны өстенлекле юнәлешләр дип саныйбыз;
- телне, мәдәниятне, татар халкының тарихын өйрәнү буенча яшьләрдә һәм балаларда кызыксынуны арттыру буенча эшчәнлекне (конкурслар, фондлар, курслар, уку-укыту, Татарстанга сәфәрләр кылу, лагерьлар һ.б.) киң җәелдерергә тәкъдим итәбез.
Глобализация шартларында халыкларның дөньяны баетып торучы мәдәни үзенчәлекләре югала бару куркынычы арта. Шул ук вакытта чикләрне танымаучы заманча мультимедиа технологияләре белән туган телне, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча тырышлыкларны берләштерүче яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.
Без Бөтендөнья татар яшьләре форумы сафларында яңа әгъзалар урын алуын хуплыйбыз һәм Русия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә яшьләр оешмаларын булдыру практикасын дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары башкарылган эш нәтиҗәсендә түбәндәге фикергә килде:
* Русия Федерациясе субъектларында татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачу процессына булышлык күрсәтергә.
* Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнү мөмкинлеген тормышка ашыруга максималь рәвештә этәргеч ясарга.
* Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, Русия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортларына, дистанцион укыту мөмкинлеге булган, киләчәктә ачык Татар университеты нигезен тәшкил итәчәк уртак татар онлайн белем бирү модульләре булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә.
* Бөтенрусия халык санын алуга багышланган альтернатив музыка концертлары, «Акыл фабрикасы» укыту-практик мәктәпләре кебек күчмә төрдә чаралар уздырырга.
* ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, иҗат лабораторияләре, уеннар, квестлар, массакүләм мәгьлүмат чараларында язмалар оештырырга.
* Русия Федерациясенең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә татар яшьләре оешмаларының һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы вәкиллекләренең челтәрләрен киңәйтүдә булышлык күрсәтергә.
* Татарстан Республикасы хөкүмәтенә татар яшьләре проектларына ярдәм йөзеннән максатчан грантлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.
* Казан мэриясеннән башкалада татар яшьләре мәдәни үзәген булдыруны сорарга.
* Татар милли киеме көнен үткәрүне гамәлгә кертергә һәм яшьләр арасында уңышлы дип табылган проектларны киң танытуга ярдәм итәргә.
* “Татар ата-аналары” берләшмәсе белән уртак проектларны гамәлгә кертергә, Татарстан Республикасы районнарында, шәһәрләрендә һәм РФ төбәкләрендә татар ата-аналар җәмгыятьләре челтәрен булдыруда ярдәм күрсәтергә.
* Татар яшьләренең үзара аралашуы һәм уңышлы проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, шулай ук телне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны өйрәнү, татар халкының мәдәни мирасы һәм заманча проектларның иң яхшы үрнәкләре белән танышу өчен заманча челтәрле ресурсларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга.
* Татарстан Республкасы иҗтимагый-сәяси тормышының төрле өлкәләрендә татар теленең кулланылышын мониторинглау буенча максатчан эш алып баруны дәвам итәргә. (Бу мәгълүматлар Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе поектыннан алынды).
Бу эш көнебез яңа татар музыкасы концерт-дискотекасы белән тамамланды. Күңел ачу чарасы “Эрмитаж” концерт холында үтте. Нурбәк Батулла дискотеканы алып барды. Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм К-ru татар җырларын башкардылар. Алар җырлаган вакытта форумның бөтен дөньядан килгән делегатлары биеп күңел ачтылар. Сәхнәдә делегатлар арасыннан яшь артислар да чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Себер ягыннан килгән Рузил Бенекаев татар телендә рэп башкарды. Мәскәүдән килгән делегат, яшь артист Марат Яруллин, концерт форматыннан читкә китеп, үзенең эстрада җырларын башкарды.
4нче август иртәсе белән без Болгар шәһәренә юлландык. Биредә безгә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия оештырдылар.
Шул ук көнне кич Арча шәһәренә милли Сабантуй бәйрәменә бардык. “Чаңгыда йөрү”, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, өстәл теннисы, гер күтәрү, кул көрәштерү, милли көрәш уеннары уйнаттылар. Гер күтәрү буенча Башкортстанның Кыйгы районыннан Вадим Сайфуллин беренче урынны алды. Милли уеннар барган вакытны, сәхнәдә форум делегатлары катнашлыгында концерт булды. Безнең делегациядән дүрт кеше чыгыш ясады. Иглин районыннан Ләйсән Хәлиуллина, Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова һәм Нефтекама шәһәреннән Ренат Салихьянов җыр-моңнарын өләштеләр. Чакмагыш районыннан Денис Мансуров үзен нәфис сүз остасы итеп танытты. Килгән кунаклар зур түгәрәкләр ясап җырлап, биеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Форум “Печән базары” белән тамамланды, ул “Черек күл” паркында үтте. Анда татарча аш-су һәм татар биюләре буенча мастер-класслар күрсәтелде.
Безнең дус һәм бердәм делегациядә, “Татар кызы - 2018” финалистлары да булды. Алар Алсу Ишбулдина һәм Айгөл Сабирова. Шул ук көннәрдә безнең районнан Чулпан Кашанова Халыкара “Татар кызы – 2018” бәйгесенең ярымфиналында катнашты.
Мин күп кайберәүләрдән кызыксынып форум турында фикерләр сорадым. Бүздәк районы кызы Эльза Саяпованың фикерен сезгә дә ишеттерәсем килә. “Бу форумда катнашуыма мин бик шат. Үзем өчен бик кызыклы мәгълүматлар алдым. Чит илләрдә дә туган телем – татар теле кулланылыуна сөендем. Үземә яңы дуслар таптым, яңа проектлар белән таныштым,” – дип билгеләде Эльза Саяпова.
Бу форумда күп төрле очрашулар, танышулар булды. Озак еллар буена истә калырлык очрашу – ул “Голос. Дети” телепроектының икенче сезон
финалисткасы Сәидә Мөхәммәтҗанова белән очрашу һәм аның белән истәлеккә фотога төшү булды.